В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
16-17 апрельдә Мәскәүдә «Мәгариф 2020» V юбилей Бөтенроссия гамәли форумы узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU,15-нче гыйнвар). 16-17 апрельдә Мәскәүдә «Мәгариф 2020» V юбилей Бөтенроссия гамәли форумы узачак. «Президент-отель» мәйданчыгында һөнәри үсеш белән кызыксынган һәм төбәк һәм федераль мәгариф рейтингларында алдынгы позицияләргә ирешүгә юнәлдерелгән җитәкчеләр җыелачак. Форум РФ Федераль Җыенының Федерация Советы һәм РФ Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк ярдәмендә уза.
5 ел эшләү дәверендә әлеге чара мәгариф өлкәсе вәкилләрен берләштергән уникаль бөтенроссия мәйданчыгына әверелде. Быелгы форумның семинар-конференцияләре гомуми, югары һәм һөнәри белем бирүнең актуаль мәсьәләләренә багышланачак.
Мәгариф дәрәҗәләре буенча программа мәсьәләләрен бүлү V юбилей форумының үзенчәлеге булып торачак. Алар Россия Федерациясенең 80 субъектыннан мәгариф оешмалары җитәкчеләре тарафыннан формалаштырылган. Темалар исемлеге атна саен тулыландырыла, алар белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Форумда төрле дәрәҗәдәге мәгариф идарәсе органнары җитәкчеләре, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, педагогик берләшмә вәкилләре, шулай ук мәгариф өлкәсендә дәүләт контрактларын гамәлгә ашыруда катнашучы компанияләр экспертлары катнаша ала. Форум эшендә РФ Федерация Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте, Хезмәт министрлыгы һәм Россия Элемтә министрлыгы һәм башка ведомстволар вәкилләре катнашачак.
Булачак чара һәм теркәлү шартлары турында тулырак мәгълүматны рәсми сайттан табарга мөмкин.