Бердәм консультация үзәге операторлары +7(800)555-49-43 телефоны буенча шалтыратулар кабул итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь). Кулланучылар күзәтчелеге грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча бөтенроссия кайнар линиясен ача. Белгечләр халыкны 7-нче сентябрьдән 12-нче октябрьгә кадәр кайнар линия телефоннары буенча һәм кулланучылар өчен консультация пунктларында кабул итәчәкләр.
Тематик консультация гражданнарга прививканы кайда ясарга, вакцинациягә ничек дөрес әзерләнергә, гриппка каршы прививканы башка прививкалар белән бергә алып барырга мөмкинме икәнен ачыкларга ярдәм итәчәк. Ведомство хезмәткәрләре шулай ук балаларны суык тиюдән ничек сакларга, битлекләрдән файдалану кагыйдәләре һәм йогышлы авыруларны профилактикалауның башка чаралары турында сөйләячәкләр.
Өлкән яшьтәге кешеләргә, кечкенә балаларга, авырлы хатын-кызларга, хроник авырулар (астма, диабет, йөрәк-кан тамырлары авырулары) һәм көчсез иммунитет белән авыручы кешеләргә грипптан саклану аеруча мөһим. Кулланучылар күзәтчелеге хезмәте гриппка каршы вакцинация грипп белән авыру ихтималын киметә, авыр катлауланулар үсешен булдырмый, дип искәртә.
Бердәм консультация үзәге операторлары тәүлек буе +7(800)555-49-43 телефоны буенча (шалтырату бушлай) шалтыратулар кабул итәчәк. Аерым мәсьәләләр буенча шалтыратуларны территориаль органнарга һәм Кулланучылар күзәтчелге хезмәте оешмаларына күчерәләр.