Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.11.2022, 11:12

Милли берләшмә вәкилләре Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта агачлар утырттылар

Акция Халыклар бердәмлеге көненә багышланды.

Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче ноябрь). Казанда, Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркта, «Бөтен эшләрдә дә бергә» акциясе кысаларында агачлар утырттылар. Анда Татарстан халыклары ассамблеясы составына керүче милли берләшмәләрнең лидерлары һәм активистлары катнашты. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара Казан Башкарма комитеты ярдәме белән уздырылды.

Акция шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясының 30 еллыгына һәм республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланды.

«Игълан ителгән ел – Россия халыкларының мәдәни мирасы елы безнең өчен истәлекле. Без Татарстан халыклары ассамблеясының 30 еллыгы һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган агачларны күптән утыртырга ниятләгән идек. Бүген әлеге чарада руслар, украиннар, үзбәкләр, таҗиклар, башкортлар, марилар, удмуртлар катнашты. Агач – тормыш символы. Безнең максат – кечкенә адымнар белән дөньяны яхшырту. Әлеге акциядән соң бу парк тагын да матурланса, димәк, без үз максатыбызга ирешкәнбез. Бу акцияне ел саен дәвам итәргә һәм ел саен утыртылган агачлар санын арттырырга телибез», – дип билгеләп үтте Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов.

Чарада ТР Халыклар ассамблеясы советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, Казан Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Алинә Минневәлиева катнашты.

Барлык яңалыклар