Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.08.2022, 17:16

Казанның кече һәм урта бизнес вәкилләре инвестиция максатларына еллык 3-4,5% белән ташламалы кредит рәсмиләштерә алалар

Татарстанда кредитларны 18 банкта рәсмиләштерергә була.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU 26 нчы август). Казанның кече һәм урта бизнес вәкилләре ташламалы кредит бирүнең яңа программасыннан файдалана алалар. Аның буенча эшмәкәрләр инвестиция максатларына 3-4,5% белән акча ала алалар.

Займнар җиһазлар сатып алу, җитештерү биналарын капиталь ремонтлау яки яңа производстволарны эшләтеп җибәрү өчен бирелә.

50 млн нан 1 млрд сумга кадәр кредитны 10 елга кадәр срокка рәсмиләштерергә мөмкин, шулардан 5 ел – ташламалы чор. Ташламалы чорның беренче 3 елы дәвамында урта бизнес өчен ставка – 3%, кече һәм микробизнес өчен 4,5% тәшкил итәчәк. Киләсе ике елда кредит буенча ставка «килешүгә кул куелган датага Үзәк банкның төп ставкасы + 2,75% тан да артмаган күләмдә» формуласы буенча исәпләнәчәк.

Ташламалы кредитны эшкәртү производствосы, кунакханә бизнесы, шулай ук транспортировкалау һәм саклау өлкәсендә эшләүче предприятиеләр ала ала.

Татарстанда кредитны 18 банкта рәсмиләштерергә мөмкин, аларның исемлеген һәм программа турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча карарга мөмкин.

Банклар бер ай дәвамында продукт эшләп табачак һәм эшмәкәрләрдән гаризалар кабул итә башлаячак.

Яңа ярдәм инструменты гамәлдәге ике федераль программаны – «Программа 1764» һәм «ПСК Инвестиционная» программаларын берләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килде, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте. РФ Хөкүмәтенең 1420 нче номерлы тиешле карарына 16 нчы августта кул куелды.

Барлык яңалыклар