Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.04.2018, 18:42

«АГК-1» компаниясе вәкилләре Осиново һәм Казан халкы белән очрашты

Очрашуда калдыклар белән эш итү һәм чүп яндыру заводын төзү планнары турында фикер алыштылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче апрель, Алсу Сафина). Бүген Осиново бистәсенең мәдәният сараенда “1-нче альтернатив генерацияләү компания”се вәкилләре белән Осиново һәм Казан шәһәре халкы очрашуы узды. Әлеге компания “РТ-Инвест” төркеменә керә. Алар Казан белән Яшел Үзән районы чигендә чүп яндыру заводы төзергә ниятлиләр. 300 кешелек зал тулы иде.

Очрашуда Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, ТР Төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалык комитеты министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин, “1-нче альтернатив генерацияләү компаниясе” җаваплыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры Игорь Тимофеев, «АГК-1»ҖЧҖ-нең экология һәм хезмәтне саклау бүлеге җитәкчесе Елена Ямщикова һәм башкалар катнашты.

Очрашу оештыручылары чарада чүп яндыру заводларында кулланыла торган технологик процесс турында сөйләргә һәм экологик куркыныч мәсьәләсенә ачыклык кертергә планлаштырган иде. Ләкин очрашуга килгән халык төзеләчәк завод хакында үз фикере белән уртаклашмакчы иде.

Иң төп мәсьәлә булып завод төзү соравы иде. Искәртеп китек, инвестор сатып алган җирләр авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән, биредә төзелеш башлансын өчен җир икенче категориягә күчерелергә тиеш. “Бүгенге көндә Осиново бистәсенең генераль планы үзгәртелмәгән. Бу халык катншаында үзачак ачык тыңлаулар нәтиҗәсендә генә мөмкин. Ачык тыңлаулар Осиново бистәсенең барлык кешеләренә дә кагыла, бу 12 мең кеше, ә биредә 300 генә. Ачык тыңлаулар нәтиҗәләре бистәнең советы белән раслана”, - диде Яшел Үзән районы башлыгы һәм әлеге очрашуның мәгълүмати очрашу булуын искәртеп китте.

Очрашуга килгән кешеләрнең күпчелеген завод проектының каты көнкүреш калдыкларын термик утилизацияләү буенча детальләр кызыксындырды, ләкин бүгенге көндә проект әле әзер түгел. “АГК-1”-ның генераль директоры Игорь Тимофеев билгеләп үткәнчә, Россия законннары кысасында беренче чиратта аерым җир участогында тикшеренүләр узарга тиеш. Әлге тикшерү нәтиҗәсендә проект документациясе әзерләнә, шул исәптән аның экологик өлеше. Моннан соң, проект документациясенең экологик өлеше җәмәгать тикшерүенә куела. Фикер алышу нәтиҗәсендә проект документациясе дәүләт экология экспертизасына тапшырыла. Дәүләт экология экспертизасы уңай булган очракта, төп дәүләт экспертизасы уздырыла. “Әгәр дә халык фикерен исәпкә алып экологик экспертиза буенча тискәре карар кабул ителсә, проект һәм аны гамәлгә ашыру урынын алмаштырырга кирәк булачак. Уңай карар кабул ителгән очракта, дәүләт федераль экспертизасы дәвам итәчәк”, - диде И.Тимофеев. Моннан кала, 2-дән дә ким түгел бәйсез җәмәгать экспертизасы уздырылырга тиеш.  Проект документациясенең экологик өлеше белән барлык кызыксынучылар да ачык тыңлауларга бер ай кала алдан таныша алачак. Сөйләүче сүзләре буенча, проект документациясе июнь уртасына әзер булачак.

И.Тимофеев сүзе буенча, “Чиста ил” федераль программасы өч төп юнәлешне үз эченә ала: чүпне аерым җыештыру, аны сортлау һәм утилизацияләү. Татарстан территориясендә 14 чүп сортлау станциясе булачак. ТР Төзелеш, архитектура һәм Торак-коммуналь хуҗалык комитеты министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстан территориясендә 20-25% чүп сортлана, шуның 2-3% гына икенче чималга китә. 2025 елга бурыч 100 процентка җитәргә. А.Фролов сүзе буенча, барлык тиешле инфраструктура төзелгәч, калдыклар белән эш итүче кече һәм урта бизнес барлыкка килергә тиеш.

“АГК-1” генераль директоры хәбәр иткәнчә, завод елына 550 мең тонна чүп кабул итәчәк. Заводның тулы көчкә эшләве мәҗбүри түгел, ул 60% йөкләнештә эшлиячәк. Билгеләп үтик Казанда гына елына 600 мең тонна чүп барлыкка килә һәм әлеге күрсәткеч елына 3-5% арта бара.

Очрашу барышында төрле фикерләр әйтелде. Мәсәлән Татарстанның антиатом-төш җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов, игътибарны илдәге эшкәртү сәнәгатен үстерүгә юнәлтергә чакырды. Экология укытучысы Владимир Шишков Милан тәҗрибәсе белән уртаклашты, анда органик чүпнең 100% яңадан эшкәртелә. “АГК-1” генераль директоры чүп яндыру заводының халыкка зыянсыз булуына ышану өчен бер кешене сайлап, мәсәлән фикер алышуда актив катнашкан “Волга и народ против” инициатив төркем әгъзасы Гөлнара Гыйләҗеваны, яки зур булмаган активистлар төркемен формалаштырып шундый ук предприятиеләр эшләгән Европа шәһәрләренең сәламәтлек саклау министрлыклары һәм халкы белән очрашу уздырырга тәкъдим итте.  Ләкин 4 сәгать дәвам иткән очрашу ахырында Игорь Тимофеевның инициативасына берү дә уңай җавап кайтармады.

Фикер алышуның 2,5 сәгатеннән соң җыелган кешеләрнең күпчелеге чыгып китте. Калган кешеләр сораулар бирүне дәвам иттеләр. Очрашу азагында гына, “АГК-1” вәкилләретехнология үзенчәлекләретурында бер ике сүз әйтте. Мәсәлән: чүп яндырганнан соң калган шлаклар һәм көл төзелеш материалына эшкәртеләчәк. Фильтрлар турындагы сорауга Игорь Тимофеев аларның автоматик режимда контрольдә тотылачагын әйтте. Шулай ук компаниянең генераль директоры смартфоннар өчен онлайн режимда завод хәлләрен тикшерү өчен кушымта әзерләргә планнар турында хәбәр итте.

Фоторепортаж
Барлык яңалыклар