Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.09.2019, 11:54

Казан Башкарма комитеты вәкилләре Евразия икътисади форумында катнашалар

Форум кысаларында VII Халыкара конференция уза, анда шәһәрләр муниципальара хезмәттәшлекне үстерү тәҗрибәсе белән уртаклаша.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче сентябрь). Кытайның Шэньси провинциясе башкаласы Сиань шәһәрендә 2019 елгы Евразия икътисади форумы уза. Быелгы форумның төп темасы - «Уртак төзелеш «Бер пояс һәм бер юл»: югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлек һәм югары сыйфатлы үсеш».

Сианьга Шанхай хезмәттәшлек оешмасы диалогы буенча әгъза-илләр, күзәтүчеләр һәм партнерлар вәкилләре, шәһәр мэрлары, халыкара оешмалар, сәүдә компанияләре вәкилләре, галимнәр һәм экспертлар килде. Форумда шулай ук Казанның Икътисади үсеш комитеты вәкилләре дә катнаша.

Форум кысаларында Бөек ефәк юлында урнашкан шәһәрләрнең VII Халыкара конференциясе уза. Россия, Көньяк Корея, Әрмәнстан, Швеция, Әзербайҗан, Австралия, Камбоджи, Швейцария, Канада, Греция, Индонезия, Кыргызстан, Төркмәнстан, Молдова, Непал, Филиппин, Сербия, Төркия кунаклары Сианьга җыелдылар.

Казан Икътисади үсеш комитетының инвестицияләр һәм инновацияләр бүлеге башлыгы Руслан Галиәхмәтов түгәрәк өстәл барышында Татарстан башкаласының Кытай шәһәрләре белән хезмәттәшлеге турында сөйләде, алар арасында Гуанчжоу, Ханчжоу, Шэньчжэнь һәм Ченду шәһәрләре бар. Ул билгеләп үткәнчә, Казан һәм Сианьның уртак яклары күп: бу-уникаль мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, бай тарихи мирасы булган, бик күп күренекле корылмалар, архитектура һәйкәлләре, истәлекле һәм тарихи урыннары булган шәһәрләр. Казан Башкарма комитеты вәкиле муниципальара хезмәттәшлек кысаларында төрле өлкәләрдә тәҗрибә алмашуга ярдәм итәргә әзер булуын белдерде һәм конференциядә катнашучыларны Татарстан башкаласына чакырды.

Казан Сиань белән мәдәният, тарих, сәнгать һәм фән өлкәсендә төрле проектлар һәм программалар тормышка ашырыла торган Тарихи шәһәрләр лигасы кысаларында хезмәттәшлек итә. Быел Сиань делегациясе Казанда халыкара оешманың директорлар советы утырышында катнашу өчен булды.

Евразия икътисади форумы 2007 елдан бирле үткәрелә. Ул халыкара дәрәҗәдә партнерлык мөнәсәбәтләрен формалаштыруга ярдәм итә, шулай ук ШОС илләре муниципалитетлары арасында хезмәттәшлекне ныгыта.

Барлык яңалыклар