В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яклар туризм, мәдәни алмашу өлкәләрендә хезмәттәшлек итү һәм тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкинлеге турында сөйләштеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче гыйнвар, Михаил Ченцов). Бүген шәһәр башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова җитәкчелегендә Башкарма комитет вәкилләре Бурунди Республикасының Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Эдуард Бизимана белән очрашты. ТР башкаласы Мэриясендә үткән түгәрәк өстәл барышында яклар туризм, мәдәни алмашу өлкәләрендә хезмәттәшлек итү һәм Казан һәм Бурунди шәһәрләренең берсе арасында тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкинлеге турында сөйләштеләр.
Евгения Лодвигова кунакларны сәламләде: “Килүегезгә шатмын. Казанның сезнең хәтерегездә иң карлы шәһәр буларак кына түгел, иң җылы һәм кунакчыл шәһәр булып калуын телим”.
Билгеләп үтәргә кирәк, Бурунди вәкилләренең Казанга беренче тапкыр килүе түгел. 2014 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Африканың (шул исәптән Бурундиның) Россия Федерациясендә гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчеләре белән очрашты. Моннан кала, 2017 елда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев Бурунди Республикасының, үз вакытында Казан университетларының берсендә укыган, икенче вице-президенты Жозеф Буторе белән очрашты.
Аралашу барышында Е.Лодвигова кунакларның игътибарын Татарстан башкаласының туристик потенциалына юнәлтте. “10 ел эчендә Казанга туристлар агымы 4 тапкыр артты һәм узган ел 2 млн 750 мең кеше тәшкил итте. Моңа системалы эш һәм шәһәребездә кабул иткән дөнья күләм чаралар ярдәмендә ирешелде”, - дип сөйләде ул.
Эдуард Бизимана, үз чиратында, Казан ягына җылы кабул итүләре өчен рәхмәтен белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Бурунди Республикасы Казан кебек прогрессив шәһәрләр белән төрле яклы хезмәттәшлек итәргә тели. Аерым алганда, республика башкаласы – Бужумбура – Германиянең сәнәгый үзәге Штутгарт белән тыгыз элемтәләр урнаштырган. Казан белән хезмәттәшлек итүнең өстенлекле юнәлешләре арасында Бизимана әфәнде туризм, мәдәни алмашу, сәламәтлек саклау һәм энергетика өлкәләрен аерып чыгарды. Моннан кала, ул Татарстан башкаласы белән тугандаш мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкинлегенә ышаныч белдерде.
Евгения Лодвигова билгеләп үткәнчә, Казан 51 шәһәр белән тугандаш мөнәсәбәтләрдә тора, әмма алар арасында Африка континентыннан бер шәһәр дә юк. “Моны бар яктан да уйларга кирәк. Шәһәрләр арасындагы дуслыкка без бик җитди карыйбыз. Язылган программалар үтәлешен тәэмин итәргә тырышабыз. Диалогка без һәрвакыт әзер. Сезнең илегезнең уникаль һәм кызыклы мәдәнияте турында сөйләгәндә, бигрәк тә”. – диде ул.
Түгәрәк өстәл нәтиҗәсендә яклар бер-берсенә хезмәттәшлек итүнең мөмкин булган якларын ачыклап, хатлар җибәрергә сөйләштеләр.
Очрашуда шулай ук Казанның Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова, Икътисади үсеш комитеты рәисе урынбасары Тимур Гомәров катнашты.
Эдуарда Бизимананы А.Е.Арбузов ис. органик һәм физик химия институтының фәнни хезмәткәре Эрик Вилли Ндайишимийе, Казан дәүләт энергетика университеты аспиранты Джеан Альберт Манигомба озата йөрделәр.