Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.10.2023, 18:00

Азия һәм Кытай шәһәрләре вәкилләре Илсур Метшин белән очрашуда БРИКС шәһәрләре ассоциациясен булдыруны хупладылар

«Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»нең Азия бүлеге һәм Кытайның чит илләр белән дуслык халык ассоциациясе берләшмәне үстерү буенча үз идеяләрен тәкъдим итте

Фото: Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсе

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче октябрь). Төркиянең Конья шәһәрендә «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» оешмасының Бөтендөнья советында Казан Мэры Илсур Метшинның «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр»нең Азия бүлеге Генераль секретаре Бернадия Иравати һәм Кытайның чит илләр белән дуслык халык ассоциациясе рәисе урынбасары Донг Ян белән очрашуы узды. Чит ил партнерлары БРИКС шәһәрләре ассоциациясен булдыруны хуплады. Очрашуда шулай ук Казан вице-мэры Евгения Лодвигова катнашты.

Бернадия Иравати ассоциациягә шәһәрләрне генә түгел, муниципаль берәмлекләрне дә кертергә тәкъдим итә. Аның фикеренчә, бу зур һәм кечкенә шәһәрләргә икътисади, социаль һәм мәдәни үсешкә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Донг Ян Кытай Халык Республикасы шәһәрләре вәкилләре белән ассоциация булдыру идеясен эшләячәген билгеләп үтте. Ул яңа берләшмә партнерлыкны ныгытырга, муниципалитетлар арасында туганлык бәйләнешләрен җайга салырга ярдәм итәчәк, бу ахыр чиктә тотрыклы үсеш алган дөнья төзүдә зур роль уйнаячак дип ышана.

Донг Ян Кытайның чит илләр белән дуслык халык ассоциациясе турында җентекләп сөйләде. Оешма төрле халыклар вәкилләре арасында дуслыкны ныгыту, халыкара элемтәләр урнаштыру, шәһәрләр үсешенә ярдәм итү максатыннан төзелгән. Донг Ян Илсур Метшинны киләсе елның маенда узачак ассоциациянең 70 еллыгын бәйрәм итүгә чакырды.

Казан Мэры үз чиратында Азия илләре вәкилләрен 2024 елда Казанда беренче тапкыр узачак «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турнирына чакырды.

Исегезгә төшерәбез, сентябрьдә Илсур Метшин БРИКС шәһәрләре ассоциациясен булдыру тәкъдиме белән чыкты. Аның фикеренчә, ул дус илләрнең муниципалитетларының халыкара аренада үз тавышларын булдыру өчен кирәк. Бу инициативаны Көньяк Африканың җирле үзидарә ассоциациясе (Көньяк Африка Республикасы) хуплады.

Барлык яңалыклар