Башкарма комитетта узган очрашуда яңгыраган тәкъдимнәр закон чыгару инициативасы сыйфатында формалашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы ноябрь, Алена Мирошниченко). Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең гамәли семинарында Казан Башкарма комитетында административ комиссияләр эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре һәм проблемалары турында фикер алыштылар. Очрашу нәтиҗәләре буенча формалаштырылган тәкъдимнәр хат өчен нигез булачак, ул Дәүләт Думасына һәм РФ Федерация Советына закон чыгару инициативасы сыйфатында ассоциация исеменнән җибәреләчәк.
Очрашуны ачып, Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева Татарстан башкаласында админкомиссияләр эшенә зур игътибар бирелүен ассызыклады. «Бүгенге көндә Казан шөгыльләнә торган төп проектлар – шәһәр киңлекләрен реновацияләү, төзекләндерү, парковка киңлекләрен оештыру. Шуңа күрә бу өлкәләрдә тәртип урнаштыру буенча аерым бурычлар тора», - диде ул.
Семинар алдыннан башка шәһәрләрдән килгән кунаклар җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча шәһәр структураларының эшчәнлеге белән таныштылар, муниципаль парковка кагыйдәләрен бозу очракларын теркәүче административ-техник инспекция хезмәткәрләренең эшләрен күзәттеләр. Соңрак Башкарма комитетта катнашучылар төрле шәһәрләрнең административ комиссияләре очраша торган проблемалар, шулай ук аларның эшчәнлегенә кертелә торган инновацион карарлар турында фикер алыштылар.
Казанның тәҗрибәсе һәм агымдагы елдагы эш нәтиҗәләре турында Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгының беренче урынбасары Тимур Муллин сөйләде. Узган еллардагы кебек үк, административ эшләр буенча протокол төзү төзелгән карарларның күпчелеге урам сәүдәсен оештыру тәртибен, төзекләндерү муниципаль кагыйдәләрен, тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру тәртибен бозган, муниципаль хокукый актларны үтәмәгән өчен чыгарылган. Әмма административ эшләр санының шактый артуы материалларны аерым тәртиптә карау хисабына булды, дип ассызыклады Т.Муллин.
Моның белән беррәттән административ комиссия хезмәткәрләре проблемалы мәсьәләләр белән дә очраша. Алар арасында – шәхси мәгълүматларны алу. «Моңа ачык мисал – хокук бозулар теркәлгән очракта, дәүләт органнары тарафыннан транспорт чаралары хуҗалары турындагы мәгълүматларны җирле үзидарә органына автоматик режимда тапшыру проблемалары. Безнең фикеребезчә, килеп туган хәлдән чыгу юлы РФ Административ хокук бозулар кодексына һәм Шәхси мәгълүматлар турындагы законга үзгәрешләр кертү булачак», – диде Т.Муллин.
Семинарда шулай ук Казан Мэрының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшчесе Кыям Беляев чыгыш ясады. «Бүгенге көндә мәгълүмати технологияләрне үстерү эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча рискларны максималь рәвештә контрольдә тоту өчен коррупциягә каршы эшне оештыру мөмкинлеге бирә», - дип билгеләп үтте ул. Спикер мәнфәгатьләр конфликтын контрольдә тоту, претензия-дәгъва эшләре буенча суд эшләрен һәм административ хокук бозуларны исәпкә алу буенча яңа цифрлы системалар кертү турында сөйләде.
Админкомиссияләр эшчәнлегенә инновацион карарлар кертү турында Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе бүлеге башлыгы Альберт Шәйнуров сөйләде. Быел кертелгән яңалыклар арасында - комиссия карарларын электрон заказлы хатлар рәвешендә Россия Почтасы сайтларында һәм РФ Дәүләт хезмәтләре порталында файдаланучының шәхси кабинетына алу мөмкинлеге бар. Казанда мондый тәҗрибә Россия муниципаль берәмлекләре арасында беренче тапкыр гамәлгә ашырылды.
Шәһәр административ комиссияләренең электрон архивын төзү 2019 ел башыннан административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча каралган барлык материалларны цифралаштырырга мөмкинлек бирде. Моннан тыш, KZN.RU порталында «Админкомиссия штрафлары» сервисы эшли башлады, ул штрафлар турында белергә, муниципаль парковка өчен түләмәү һәм автомобильне яшел зонада урнаштыру кебек хокук бозуларны фотофиксацияләү материаллары белән танышырга мөмкинлек бирә. Шулай ук комиссия салган башка штрафлар турындагы мәгълүматлар белән дә танышырга мөмкин.
2019 елда Казан Мэриясе Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында закон проекты әзерләде. Ул Идел буе шәһәрләре ассоциациясе әгъзаларына тәкъдимнәр кертү һәм өйрәнү өчен җибәрелде. Семинарда катнашучылар фикеренчә, Яңа административ хокук бозулар турында РФ кодексын кабул итү һәм административ җаваплылыкка тарту вакыты һәм административ эшләрне карау сроклары н арттыру админкомиссияләрнең уңышлы эшчәнлегенә ярдәм итәчәк.
Самара, Оренбург, Саранск һәм Чебоксар админкомиссияләре вәкилләре үз чиратларында үз эшчәнлегендә очрашкан проблемалы мәсьәләләр турында сөйләделәр. Мәсәлән, Самара шәһәренең Киров районы административ комиссиясе рәисе Полина Буткевич 2008 елда кабул ителгән закон үзгәрешләренә бәйле рәвештә, Самарада каралган беркетмәләр саны шактый кимүен, шулай ук контейнер мәйданчыклары территориясен тиешенчә карап тотмаган өчен салынган һәм түләттерелгән штрафларның суммасы кимүен сөйләде. «Бу муниципаль казнага кергән акчаларга, хокук бозулар саны артуга һәм тулаем районнар территориясендәге вәзгыятькә йогынты ясады», - диде ул.
Оренбургның Көньяк округы администрациясенең кадрлар һәм хокук мәсьәләләре бүлеге башлыгы Сергей Новокрещенов муниципалитетның административ комиссияләр төзү һәм аларның составын раслау вәкаләтләре генә булуына игътибар итте. «Моннан тыш, административ комиссияләр әгъзалары иҗтимагый башлангычларда эшли, бездә даими нигездә эшләүче вазифаи затлар юк. Шуңа бәйле рәвештә, муниципалитетның моңа бюджет акчаларын тотарга хокукы юк», – дип уртаклашты ул хезмәттәшләре белән.
Семинарның модераторы, Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков билгеләп үткәнчә, очрашуда катнашучылар административ комиссияләр эшчәнлегендә башка шәһәрләр өчен дә актуаль булган проблемаларны билгеләделәр. «Барлык сораулар һәм тәкъдимнәр өйрәнеләчәк һәм системалаштырылачак. Аларны хәл итү контрольдә тотучы коллегиаль органнар эшен гадиләштерәчәк, административ хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләрен яңа дәрәҗәгә күтәрәчәк», – дип йомгаклады ул.
Идел буе шәһәрләре ассоциациясенең гамәли семинарында шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Александр Чубаров һәм Башкортостан Республикасы юстиция эшләре буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Зәнил Галләмов, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп торуны гамәлгә ашыру мәсьәләләре бүлеге башлыгы Гөлнара Касыймова һәм башкалар катнашты.