Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.10.2024, 17:43

33 ил вәкилләре Казанда узачак БРИКС саммитында катнашуларын расладылар

Кунаклар арасында БМО Генераль секретаре Антониу Гуттериш көтелә

Киләсе атнада Казанда узачак БРИКС саммитында 33 ил вәкиле катнашырга планлаштыра: 24 дәүләт башлыгының килүе көтелә, калган илләрне икенче затлар тәкъдим итәчәк. Моннан тыш, саммитта алты халыкара оешма җитәкчеләре катнашачак, алар арасында – БМО Генераль секретаре Антониу Гуттериш. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.

«Президентның саммитны Казанда уздыру турындагы карары республикага ышаныч һәм Татарстанның социаль-икътисадый үсешенең югары дәрәҗәсе, җәмгыятьтә саклана торган татулык һәм бердәмлек турында сөйли. Бу төбәкнең барлык халкы өчен хөрмәт һәм җаваплылык. РФ Президенты ярдәмчесе Дмитрий Ушаков билгеләп үткәнчә, бу илдә элек үткәрелмәгән масштаблы сәяси чара», – дип белдерде ТР рәисе администрациясе җитәкчесе урынбасары – ТР рәисе Эксперт департаменты җитәкчесе Игорь Савельев.

Саммитта берничә формат чаралары планлаштырылган, шул исәптән БРИКС+ һәм «аутрич». Соңгысы БРИКСта рәислек итүче дәүләтнең төбәк буенча күршеләрен берләшмә эшчәнлегенә җәлеп итүне күздә тота. Россия очрагында бу БДБ илләренә кагыла.

«БРИКС саммиты Татарстанга булган элемтәләрне ныгытырга һәм яңаларын төзергә мөмкинлек бирер дип ышанабыз. Өстәвенә, чараның өстенлекле юнәлешләренең берсе – төбәкләр һәм муниципаль хакимиятләр арасында хезмәттәшлеккә ярдәм итү», — дип йомгаклады Игорь Савельев.

Аэропорт эше турында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров сөйләде. Аның сүзләренчә, авиарейсларда кулланылган бортларның сыйдырышлылыгына төзәтмәләр кертү мөмкинлеге бар. Бу мәсьәлә РФ Транспорт министрлыгы белән каралды. Аэропортка электричкаларда барырга киңәш итәләр — аларның санын арттырачаклар, ә такси хезмәтләре булмаска мөмкин. Үз чиратында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров автомобильләрне очып китү чорына тәүлеклек Р7 парковкасында калдырырга тәкъдим итте. Машина кую урыннары эше турында мәгълүматны +7(962)575-37-51 телефоны буенча төгәлләштерергә мөмкин.

Рөстәм Гафаров Казанда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен кертелә торган кайбер чикләүләр турында искәртте. Мәсәлән, кайбер участокларда транспорт хәрәкәтен һәм парковкасын тыячаклар. Ябыла торган урамнардагы йортларда яшәүчеләргә шәхси автомобильләрдә йөрүдән тыелырга һәм җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш ителә. Машиналарны йорт яны парковкаларында, гаражларда яки парковка чикләнмәгән башка участокларда калдырырга мөмкин.

Шул ук вакытта яшәүчеләрнең өйләренә керү мөмкинлеге чикләнмәячәк. «Сакчылар яшәү урынын тикшерә алсын өчен үзегез белән паспорт алырга кирәк», – дип билгеләп үтте Рөстәм Гафаров.

Кайбер автобусларның хәрәкәт схемасы үзгәрәчәк. Кайбер маршрутлар буенча троллейбуслар вакытлыча йөрми башлаячак. Нечкәлекләрен сылтама буенча белергә була. «Эшне алдан ук читтән торып оештыруга күчәргә яки хезмәткәрләрне ялга җибәрергә киңәш итәбез, бу бизнеска һәм коммерция структураларына булачак уңайсызлыклардан котылырга мөмкинлек бирәчәк», – дип игътибар итте Башкарма комитеты җитәкчесе. Ул өстәп әйткәнчә, элегрәк Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов дәүләт хезмәткәрләре өчен түләүле ял көннәре турында боерыкка кул куйган иде.

Шәһәрдә вакытлыча прокатка алынган электр самокатларында һәм велосипедларда йөрүне тыячаклар. Чикләү 19 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Операторлар атна ахырына индивидуаль мобильлек чараларын алып куячаклар. «Бу шәхси велосипедларга һәм электр самокатларына, әгәр алар хәрәкәт чикләнмәгән участокларда йөрсәләр, кагылмаячак», — дип ассызыклады Рөстәм Гафаров.

Татарстан башкаласында 19—25 октябрьдә автомобиль хуҗалары, шулай ук каршеринг сервисларыннан файдаланучылар БРИКС саммиты уздырыла торган урыннар янындагы урамнарда муниципаль парковкалардан файдалана алмаячак. Бу вакытта чараны оештыручыларның аккредитацияләнгән транспорты урыннарда тукталачак. Шул ук вакытта шәһәрдә каршеринг автомобильләреннән файдалануны тыймаячаклар.

БРИКС саммиты узган көннәрдә балалар бакчаларында дежур төркемнәр генә эшләячәк, укучылар каникулларга чыгачак, ә югары уку йортлары һәм урта махсус белем бирү йортлары студентлары 27 октябрьгә кадәр читтән торып укуда калачак. Өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәдәният йортлары, муниципаль китапханәләр үз эшчәнлекләрен туктатып торачак. «Хастаханәләр һәм ашыгыч медицина ярдәме станцияләре штат режимында эшләячәк», — дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе.

«Казанга бик күп кунаклар кабул итәргә туры киләчәк, кайбер кыенлыкларны фаразлыйбыз, вәзгыятьне исәпкә алуны сорыйбыз. Тулаем эчке эшләр министрлыгы тәртип саклау һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча бурычларны үтәргә әзер», – дип йомгаклады ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Александр Михищин.
Барлык яңалыклар