Ярышларны 300 мең тамашачы караган
Фото: Денис Гордийко
«Хәзерге вакытта Уеннарны 2,8 миллиард тапкыр караганнар, әмма аларның саны 3 миллиардка кадәр җитәчәк», – дип саный Игорь Столяров.
Исегезгә төшерәбез, «Киләчәк уеннары»н ачу тантанасында Россия президенты Владимир Путин чыгыш ясады. Үз чыгышында дәүләт башлыгы ТР башкаласында чараны оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте һәм шәһәрдә халыкара ярышларга спорт инфраструктурасы һәрвакыт яхшы әзерләнүен ассызыклады.
Турнирны ачу тантанасы Казанда башка илләрнең лидерларын җыйды, алар арасында Белоруссия президенты Александр Лукашенко, Казахстан лидеры Касыйм-Җомарт Токаев, Кыргызстан башлыгы Садыйр Жапаров һәм башкалар бар иде.