В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен гаризаны 2-нче сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). Казанның эшче яшьләре вәкилләрен ел саен уздырыла торган «Наше время - Безнең заман» VII ачык республика телевизион иҗат фестивалендә катнашырга чакыралар. Быел ул 1-нче марттан 16-нчы ноябрьгә кадәр уза һәм Эшче һөнәрләр елына багышлана. Катнашу өчен гаризаны 2-нче сентябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.
Конкурс кысаларында барлыгы дүрт зона туры һәм финал узачак. Казанда 26-27-нче октябрьгә планлаштырылган дүртенче зона этабы узачак. Чараның икенче көнендә Ленин исемендәге мәдәният һәм ял итү комплексында гала-концерт узачак.
Финал 13-14-нче ноябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында узачак. Монда жюри рәисе һәм генераль продюсердан махсус чакыру алган зона турларында җиңүчеләр үтәчәк. Соңрак, 16-нчы ноябрьдә, «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында зур гала-концерт узачак.