Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.05.2025, 11:56

Казанның торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе итеп Илсур Хисмәтуллин билгеләнде

Василий Лысачкин торак сәясәте идарәсе башлыгы вазыйфасына күчте

Казанның торак-коммуналь хуҗалык комитетын Илсур Хисмәтуллин җитәкли. Бүлекчәнең яңа җитәкчесен бүген эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры Илсур Метшин тәкъдим итте. Соңгы биш елда Илсур Хисмәтуллин Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә эшли, анда башлыкның беренче урынбасары вазыйфасын башкара.

«Моңа кадәр ул 1,5 миллион квадрат метр хезмәт күрсәткән «Заречье» идарәче компаниясен җитәкләде, аннары Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең беренче урынбасары булып эшләде», – диде ТР башкаласы башлыгы яңа рәис турында.

«Торак-коммуналь хуҗалык — иң мөһим юнәлеш. Казан һәрвакыт биредә беренче тәҗрибәче булды, федераль законнарны үзгәртү өстендә эшләде, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дә инициативалар булды.  Без киләчәктә дә тагын да тырышыбрак эшләргә – законнар базасын үзгәртергә, халык белән әңгәмә корырга тиешбез. Сездән инициатива һәм яңа эш дәрәҗәсе көтәбез», — дип мөрәҗәгать итте Илсур Метшин комитетның яңа җитәкчесенә.

Элек торак-коммуналь хуҗалык комитетын җитәкләгән Василий Лысачкин торак сәясәте идарәсе башлыгы итеп билгеләнде.

Шулай ук эшлекле дүшәмбедә Илсур Метшин Башкарма комитет Аппаратының Эшләр белән идарә итүче вазыйфасына билгеләнүе турында игълан итте. Ул Гафаров Линар Рамилевич булды.

Белешмә

Илсур Хисмәтуллин 1985 елның 2 маенда Яшел Үзән шәһәрендә туган.

2007 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаган (биология, биология һәм химия укытучысы).

2007 елның сентябреннән 2008 елның июнь аена кадәр Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында педагог-оештыручы булып эшли. Биредә үк 2008 елның июленнән 2010 елның августына кадәр тәрбия эше бүлеген җитәкләгән.

2011 елның сентябреннән 2015 елның мартына кадәр Казан (Идел буе) федераль университетында педагог-оештыручы булып эшләгән.

2015 елның мартыннан 2017 елның февраленә кадәр «Ял» балалар һәм яшьләрне сәламәтләндерү, ял итү, эш белән тәэмин итүне оештыру буенча шәһәр үзәге директоры булган.

2017 елның апреленнән 2020 елның июленә кадәр «Заречье» идарәче компаниясе директоры вазыйфасын башкарган.

2020 елның июленнән 2025 елның маена кадәр Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары булып эшләгән.
Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе,12.05.2025
Барлык яңалыклар