В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Очрашуга әлегә үз эшләре булмаган кешеләр дә килә ала
Фото: Денис Гордийко
Җәйге сезонда сәүдә итү мәсьәләләре буенча фикер алышуда Казанның парклар һәм скверлар дирекциясенең коммерция директоры Наилә Мелихова, кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов, «Табигый территорияләр белән идарә итү» ҖЧҖ генераль директоры Марсель Миңнуллин һәм Казанның парклар һәм скверлар дирекциясенең эшмәкәрләр белән эшләү буенча кураторы Платон Левицкий катнашачак.
Шулай ук спикерлар үз бизнесларын җәмәгать киңлекләрендә җәелдерүче эшмәкәрләрнең эш тәҗрибәсе белән таныштырачаклар, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.
Катнашу өчен теркәлү зарур. Моннан тыш сылтама буенча онлайн-трансляция узачак.
Кунакларны 17:00 сәгатьтә Сибгат Хәким урамы, 4 йорт адресы буенча урнашкан бинаның өченче катында көтәчәкләр. Чарага әлегә үз бизнесы булмаган, әмма киләчәктә аны шәһәр паркларында һәм скверларында үстерергә теләгән затлар да килә ала.