Бизнесменнарның фикере Казанның тарихи җирлеген үстерү концепциясен гамәлгә кертү өчен кирәк.
Фото: Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе
Сылтама буенча үткәрелә торган сораштыруда катнашучыларны районның бүгенгесе һәм киләчәге турындагы фикерләре белән уртаклашырга чакыралар.
Сораштырулар нәтиҗәләре эшкуарлар белән очрашу-семинарының нигезен тәшкил итәр һәм фикер алышу программасын тагын да җентеклерәк итәргә мөмкинлек бирер дип көтелә. Семинарны уздыру датасы һәм урыны турында шәһәр халкына соңрак хәбәр итәчәкләр.
Өстәмә мәгълүматны +7(927)409-92-08 телефоны буенча алырга мөмкин, дип хәбәр итә Киров һәм Мәскәү районнары администрациясенең матбугат хезмәте.