В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайнар линия эше 24 нче майга планлаштырылган
Фото: Денис Гордийко
Консультантлар күчемсез милек белән килешүләр төзү үзенчәлекләре турында сөйләячәк, ничек итеп шәхси эшмәкәргә һәм юридик затка берьюлы күчемсез милек объектын кадастр исәбенә куярга һәм аңа хокукларны теркәргә кирәклеген аңлатачак. Шулай ук теләүчеләр торак булмаган бинада уртак милекне һәм юридик затны үзгәртеп оештырганда хокукларны ничек теркәргә икәнен беләчәк.
Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кайнар линия кысаларында башка сораулар да кабул ителәчәк. Ярдәм сорап, 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр +7(843)255-25-71 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.