1 нче октябрьдән РФ дәүләт хезмәтләре порталында юридик затлар өчен мөрәҗәгатьне гади электрон имза белән имзалау мөмкинлеге бар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче сентябрь). 1 нче октябрьдән Татарстан эшкуарлары бизнесны тикшерүгә карата мораторий бозылуга шикаятьне гадиләштерелгән режимда бирә ала. Дәүләт хезмәтләре порталында мөрәҗәгатьне гади электрон имза белән имзалау мөмкинлеге булачак. Моңа кадәр юридик затлар шикаятьләрне көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаладылар.
Исегезгә төшерәбез, 2022 ел ахырына кадәр илдә барлык предприятиеләр өчен бизнесны тикшерүгә мораторий гамәлдә, 2025 елның 3 нче мартына кадәр – IT-өлкә предприятиеләре өчен. Бүгенге көндә республика контроль органнары 142 тикшерү үткәргән, узган ел шул ук вакыт эчендә 1553 контроль чара уздырылган. Тикшерүләр саны 11 тапкырга диярлек кимегән.
Эшкуарлар тикшерүгә шикаятьне берничә төрле ысул белән бирә алалар: РФ һәм ТР дәүләт хезмәтләре порталлары аша «Бизнесны яклау» бүлегендә, Россия Икътисадый үсеш министрлыгына proverki.net@economy.gov.ru электрон почта адресы буенча мөрәҗәгать яза алалар, «Сервис 360°» аша, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.