Мондый карар агымдагы вәзгыятьтә бизнеска финанс йөкләнешен киметәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Гамәлдәге микрозаймнар килешүләре буенча кредит каникуллары түләүләрне 6 айга кадәр туктатып тору мөмкинлеге бирә. Каникуллар килешү 2022 елның 1 нче мартына кадәр төзелгән очракта бирелә. Моннан тыш, заемчы шул ук чорга айлык түләүләрнең кимүеннән файдалана ала.
Программа шартлары буенча, кредит каникуллары тәмамлангач, кичектерелгән процентлар суммасы төп бурычка өстәлә. Шуннан соң түләү графигын яңадан исәплиләр.
Әлеге чаралар гаризаи характерда. Алардан файдалану өчен Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондына 30 нчы сентябрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Гаризаны 70 тән артык тармакта эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр бирә ала. Аларның тулы исемлеге РФ Хөкүмәтенең 337 нче номерлы карарында күрсәтелгән.
Бүгенге көндә фонд тарафыннан 82 млн сумнан артык кредит каникуллары бирүгә 29 мөрәҗәгать канәгатьләндерелгән, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.
Программада катнашу өчен гариза сканын ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондының info@fpprt.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. Тулырак мәгълүматны 7(843)524-90-90 кайнар линия телефоны буенча белергә мөмкин.