В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экспорт темасына багышланган онлайн-вебинар 28 нче февральдә узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27нче февраль). 28 нче февральдә Татарстан Республикасы эшкуарлары өчен «Экспорт: беренче адымнар. Яңа экспортер нәрсә белергә тиеш?» дигән бушлай онлайн-вебинар үткәрәчәкләр. Вебинарда катнашучыларга продукцияне ничек тышкы базарларга чыгара башларга, башка илләр икътисадындагы вәзгыятьне анализларга һәм дәүләт ярдәме ярдәмендә үз чыгымнарын ничек киметергә икәнлеген сөйләячәкләр.
Вебинар 10:00 сәгатьтә башлана. Анда катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Продукцияне тышкы базарларга чыгару мәсьәләләре һәм экспортерларга ярдәм чаралары буенча консультацияне «Минем бизнес» үзәгендә +7(843)524-90-90 телефоны буенча алырга мөмкин.
Вебинар «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты буенча оештырыла. Ул бизнеска аның үсешенең барлык этапларында да ярдәм күрсәтүне күздә тота: старт идеясеннән алып экспортлауга кадәр, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.