Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.08.2021, 12:33

«МЧС» торак комплексының соңгы проблемалы йорты тапшырылуга әзер

Йорт төзүчегә файдалануга рөхсәтне Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары А.Нигъмәтҗанов тапшырды.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август, Екатерина Виславская). Казанда Академик Губкин урамындагы «МЧС» торак комплексының 3-нче номерлы йорты файдалануга тапшырылды. Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов төзүчегә файдалануга тапшыру өчен рөхсәт тапшырды һәм әлеге мизгелне биш елга якын көткән өлешчеләрне котлады.

Өченче йорт 2012 елда «Фон» компанияләр төркеме тарафыннан төзелә башлады, 2016 елда тапшыру срогы булды. Әмма төзүченең банкротлыгы аркасында эшләр свай дәрәҗәсендә туктатылды. Процессны өлешләп түләүчеләрнең күбесенең компания белән өлешле катнашу турындагы турыдан-туры шартнамәләр түгел, ә башлангыч килешүләр төзүе катлауландырды, әмма республика һәм шәһәр хакимиятенең җайга салынган эше нәтиҗәсендә аларның хокукларын яклау мөмкин булды. Яңа төзүче буларак өлешле төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Фонды, подрядчы – «Ак таш» СМК» ҖЧҖ чыгыш ясады. «Ак таш» компаниясе тарафыннан узган ел башланган төзү-монтаж эшләре бу җәйдә тәмамланды. 9-нчы августта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең йортның техник регламентларның һәм проект документларының таләпләренә туры килүе турында уңай бәяләмәсе алынды.

Ниһаять, өлешчеләр эш нәтиҗәләрен бәяли ала. 18 подъездлы алмаш катлы йорт (13-тән 22-нче катка кадәр) Академик Губкин ур., 3 адресы буенча урнашкан. Йортның гомуми мәйданы 65,182 мең кв.м тәшкил итә, шуларның 31,867 мең кв.м – торак. Йортта барысы 574 фатир төзелгән, шуларның 451-е алданган өлешчеләргә карый. Шулай ук кладовкалар һәм офис бүлмәләре дә бар. Моннан тыш, 345 паркинг урыны оештырылган: 297 машина урыны – ябык паркингта, калганнары йорт яны территориясендә. «Шундый югары дәрәҗәдәге һәм шундый яхшы сыйфатлы эшләрнең зур күләме башкарылды. Йортта яшәүчеләр норматив нигезендә парковка урыннары белән тәэмин ителгән, ә моның белән хәтта күп кенә коммерцияле төзүчеләр дә мактана алмый», – дип билгеләп үтте Азат Нигъмәтҗанов, күчмә киңәшмәнең башка катнашучылары белән бергә территорияне карап.

Моннан тыш, йорт җылылык белән тәэмин итүне исәпкә алуның автомат приборлары белән җиһазландырылган – счетчикларның күрсәтмәләре һәр радиаторда урнаштырылган җылылык датчикларыннан дистанцион рәвештә төшерелә һәм идарәче оешма серверына тапшырыла. Мондый система белән Казанның күп кенә яңа биналары җиһазландырылган, әмма 2012 елда, өченче йорт төзелеше башланганда, булачак яшәүчеләр моның турында хәтта хыялланмаган да.

Бу йорт, торак комплекстагы башкалары кебек үк, турыпочмаклык формасында төзелгән, ә ишек алдына керү өчен капкалар һәм үтәли керү юллары кулланыла. Шулай итеп, кое-ишегалды аерымланган һәм куркынычсыз, аның буенча машиналар, чит кешеләр йөри алмаячак. Биредә инде уен һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылган, газон һәм куаклар утыртылган.

Төзүче, подрядчы, идарәче компания, Казан Башкарма комитетының торак сәясәте идарәсе вәкилләре һәм очрашуда башка катнашучылар фасад эшләренең сыйфатын, тирә-юньне төзекләндерү һәм ике фатирның эчке эшләнешен бәяләделәр, шуннан соң булачак яңа өйгә күчүчеләр белән очраштылар.

«Бу йортны төзү тарихы, белгәнегезчә, күптән башланды. Катнашучыларның күбесен мин 2015 елның ахырыннан беләм. Эшләрне «Ак таш» компаниясе алып бара. 2018 елда ул 5-нче номерлы йортны, 2021 елда 2-нче номерлы йортны тапшырды. Бүген ул бу мәйданчыкка кергәнгә нәкъ бер ел. Бик зур эш күләме башкарылган. Йорт бик яхшы сыйфатта эшләнгән. Сезнең барыгызның да биредә яхшы булуын телим, сез йортларны бизәү эшенә керештегез һәм күчендегез», - диде өлешчеләргә Азат Нигъмәтҗанов һәм өлешле төзелештә катнашучы гражданнар хокукларын яклау буенча ТР Фонды башкарма директорына Иван Новиковка эксплуатациягә кертүгә рөхсәт тапшырды.

«Зур рәхмәт! Без ярдәм өчен бик рәхмәтле һәм сезнең төзелешкә нинди өлеш кертүегезне беләбез. Сез бик тиз җавап бирдегез. Безгә хәтта сезнең белән аерылышу кызганыч», – дип җавап бирде өлешләп түләүчеләр исеменнән Ирина Князева, ул берничә ел элек биредә фатир сатып алган һәм якын арада, барлык кирәкле документларны рәсмиләштергәннән һәм ремонт ясаганнаг соң, биредә яшәргә планлаштыра.

Өлешчеләр җыелганнарга аныклаулы сораулар бирә алды, мәсәлән, фатирларны кадастр исәбенә кую тәртибе, фатирларны карау графигы һәм ачкычларны тапшыру турында. Моннан тыш, алар үзләренең идарәче компаниясе – «Радужный» ИК вәкиле белән танышканнар, ул шулай ук Горький шоссесындагы һәм Яшел Үзәндәге йортларга хезмәт күрсәтә.

«Без 2012 елда килешү төзедек, ә монда соңрак төзи башладык. Фатирларны сайлаганда, йорт салучыга тулысынча ышаналар иде, чөнки аның репутациясе һәм тәҗрибәсе яхшы иде. Ул вакытта бездә шик өчен сәбәп булмады. Ләкин вакыт узгач, барысы да тиешенчә китмәде. Башта бик моңсу булды, аннары безнең проблеманы хәл итү өчен эшкә алынуга өмет барлыкка килде, – дип сөйләде өлешче Наталья Рябова. – Безнең гаилә биредә ике фатир сатып алды – мин һәм абый, йорт тапшыруны көткәндә ул күп балалы әти булды, хәзер аның дүрт баласы бар».

Өченче йорт тапшырылды, якын арада милекчеләргә ачкычларны тапшыру башланачак, әмма «МЧС» торак комплексында эш тәмамланмый. Соңгы проблемалы йортта, «Ак таш» компаниясе генераль директоры Газинур Әхмәтов сүзләренә караганда, төзелеш эшләре шулай ук тәмамланган, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелегенең йомгаклау тикшерүен үткәрүгә әзерлек алып барыла, шулай ук аның янәшәсендәге территорияне актив төзекләндерү эшләре алып барыла – һәртөрле махсус техника эшли, асфальт салу һәм башка эшләр башкарыла.

Моннан тыш, хәзерге вакытта «МЧС» ТК йортларына таба, «Триумф» ТКсыннан Җиңү проспектына кадәр юл төзелеше тәмамланып килә. Асфальт өслек салынган, тротуарлар төзү эшләре төгәлләнеп килә. 3-нче номерлы йорттан «Мегастрой» сәүдә комплексына кадәр юл төзелеше дәвам итә. Яңа юллар «МЧС» торак комплексы йортларыннан Академик Губкин урамындагы бердәнбер юлны бушатырга мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «МЧС» торак комплексында фатир хуҗалары кергән алданган өлешчеләрнең икенче дулкыны 2015 ел ахырында башланды. Ул вакытта ТР буенча проблемалы объектларның бердәм реестрында 30 йорт исәпләнгән. Бүгенге көнгә кадәр аларның 28-ен («МЧС» ТК 3-нче номерлы йортын исәпкә алып), соңгыларыннан – «Свей» ДКнең Чистай урамындагы 6-нчы номерлы йортын һәм Чыңгыз Айтматов урамындагы «Молодежный» торак комплексының 5-нче номерлы йортын файдалануга тапшыру насыйп булды. 2020 елдан намуссыз төзүченең гамәлләре аркасында реестрга тагын ике йорт кертелгән иде. Ягъни, проблемалы булып 2 йорт кала: «МЧС» торак комплексының дүртенче йорты, Четаев урамындагы «Свей» дәүләт корпорациясенең өченче йорты.

Фоторепортаж
Казанда «МЧС» торак комплексының 3-нче номерлы йорты тапшырылды
Видеорепортаж
13.08.2021 13:32
Казанда «МЧС» торак комплексының 3-нче номерлы йорты тапшырылды
Барлык яңалыклар