В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кулдан эшләнгән товарларны һәм якыннар өчен эксклюзив бүләкләрне ике мәйданчыкта сатып алырга мөмкин.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь). Яңа ел алды ярминкәләре Казан сәүдә үзәкләрендә уза. Монда кулдан эшләнгән товарлар һәм якыннар өчен эксклюзив бүләкләр сатып алырга мөмкин.
Ярминкә 30-нчы декабрьгә кадәр Ибраһимов проспекты, 56 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең беренче катында эшләячәк. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, барлык бәйрәм алды көннәрендә ассортимент вакыт-вакыт үзгәрәчәк.
Моннан тыш, 26-нчы һәм 27-нче декабрьдә үзмәшгульләрнең Яңа ел алды маркеты Коләхмәтов урамы, 28 адресы буенча урнашка сәүдә үзәгендә узачак. Товарларны 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр сатып алырга мөмкин.
Ярминкәләр Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе белән берлектә үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге тарафыннан оештырылган, дип хәбәр итә администрациянең матбугат хезмәте.