Программада – бию батллары, спорт ярышлары һәм онлайн табышмаклар
Фото: Денис Гордийко
Балалар өчен бию батллары, спорт ярышлары һәм онлайн табышмаклар әзерләнгән. Иң яхшы уенчыларга бүләкләр тапшырылачак. Бу хакта шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясендә хәбәр иттеләр.
Уеннарда катнашу өчен теркәлү узарга кирәк. Теләге булган һәркемне 16 нчы һәм 23 нче декабрьдә 13:00 сәгатьтә көтәчәкләр. Очрашуның төгәл урыны һәм вакыты турында аларга шәхсән хәбәр итәчәкләр.
Чараны Россиякүләм балалар һәм яшьләрнең «Алдынгылар хәрәкәте» иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең Татарстан Республиасындагы төбәк бүлеге оештыра.