Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Мәскәү Генплан институты һәм Совет районы администрациясе белгечләре инициатив төркем вәкилләре белән очрашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Мәскәүнең Генплан институты һәм Совет районы администрациясе белгечләре Дәрвишләр һәм Вознесение бистәләрендә яшәүчеләрнең инициатив төркеме вәкилләре белән очраштылар һәм алар тәкъдим иткән альтернатив юлларны тыңладылар. Очрашуларны Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов уздырды, нәтиҗәләр буенча махсус эксперт комиссиясе тарафыннан халыкның тәкъдимнәрен карау турында карар кабул ителде.
Киңәшмә алдыннан район администрациясе тарафыннан оештырылган берничә очрашу булды, алар барышында халыкка Казанның Генераль планында юллар урнашуның үз вариантларын формалаштыру һәм аларны эшләүчеләргә тәкъдим итүне аңлаттылар.
Булачак юлларны беренче булып урнаштыру проектын Дәрвишләр бистәсе халкы җиткерде. Денис Кропотов, Тимур Сәитов һәм Андрей Осипов М7 юлына чыгу белән торак массивны урап үтү чишелешләрен төзергә тәкъдим иттеләр.
Мәскәү Генплан институты директорының беренче урынбасары Олег Григорьев шунда ук әлеге проектның уйланып бетмәгән якларына игътибар итте. «Халыкның варианты Дәрвишләр янындагы транспорт магистральләрен тулысынча төшереп калдыра һәм барлык транспорт агымнарына да, торак массивны урап узып, башка территорияләр буенча узарга тәкъдим итә. Әмма ул вакытта чыннан да Царицыно бистәсендә, көнчыгыш дуга зонасында һәм Казансу районындагы табигать саклау зонасында яшәүчеләр зыян күрәчәк, – дип аңлатты белгеч. – Моннан тыш, бу вариантны кабул итеп, без М7не, якын-тирә магистральләрне, Казансу аша булган һәм проектлаштырыла торган күпер кичүләрен артык йөкләячәкбез».
Казанның баш архитекторы урынбасары Тимур Кадыйров мондый вариантта юл өлешчә төзелгән территория буенча узачагын, димәк, бакчачылык ширкәтләрендә шактый гына йортлар сүтеп бетерүне таләп итәчәген җиткерде. «Әгәр Генпланны эшләүчеләр вариантларында юл тимер юл полотносы буенча, гамәлдәге урамнарның коридорларында, торак йортларны сүтми генә узса, халык бакчачылык ширкәтләренең зур территорияләренә кагылачак катгый вариант тәкъдим итә», – дип билгеләп үтте баш архитектор урынбасары.
Вознесениеда яшәүчеләр - Олег Исламов, Илдар Үтәбаев, Евгений Горшенин, Алексей Карасев - Вознесение трактына илтә торган, Генплан проектында салынган 50-нче номерлы юлны трассировкалау белән килешмәүләрен белдерделәр. Генпланны эшләүчеләр җыелган халыкка (юл төзелмәгән очракта) транспорт агымнары хәрәкәтен компьютерда модельләштерү нәтиҗәләрен күрсәттеләр. Модель якын-тирә урамнарда гына түгел, Җиңү проспекты һәм Оренбург тракты районында да юл-транспорт хәленең начараюын күрсәтә. 50-нче номерлы юлны төзүнең мөмкин булган барлык альтернатив вариантлары йортларны сүтүне күздә тота.
Әмма Дәрвишләр бистәсе һәм Вознесение бистәләренең инициатив төркемнәре тәкъдимнәре буенча максималь объектив фикер булдыру өчен алар Казан Башкарма комитеты җитәкчесе каршындагы махсус комиссия каравына чыгарылачак. Аңа 80-гә якын белгеч – эколог, шәһәр төзүчеләре, бәйсез экспертлар керә, алар тәкъдим ителгән вариантлар буенча үз бәясен һәм бәяләмәсен бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, яңартылган Генераль план проекты буенча фикер алышулар Казанда 29-нчы июльдә старт алды. 1-нче августка кадәр шәһәрлеләр үзләренең искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен электрон мәйданда, шулай ук Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә калдыра алдылар. Иҗтимагый фикер алышу нәтиҗәләре турындагы бәяләмә 29-нчы августта Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында басылачак һәм KZN.RU рәсми порталында урнаштырылачак.