Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.06.2020, 11:26

Александр Пушкинның туган көнен һәм Рус теле көнен онлайн бәйрәм итәчәкләр

Программа музейлар, китапханәләр һәм мәгариф учреждениеләренең рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрендә тәкъдим ителәчәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). Быел Александр Пушкинның туган көнен һәм Рус теле көнен бәйрәм итү онлайн-форматта узачак. 6-нчы июньдә көн дәвамында 150-гә якын чара уздыру планлаштырыла: иҗади конкурслар, флешмоблар, лекцияләр, китап күргәзмәләре, истәлекле урыннар буенча виртуаль сәяхәтләр һәм А.С.Пушкин әсәрләре буенча онлайн-уеннар, мастер-класслар һәм башкалар. Программа музейлар, китапханәләр һәм мәгариф учреждениеләренең рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрендә  тәкъдим ителәчәк.

«Татарстан - Яңа Гасыр» телеканалында 12.00 сәгатьтә безнең төбәкнең әдәби тормышында сизелерлек эз калдырган бөек рус язучыларына һәм шагыйрьләренә багышланган фильм-концерт башлана. Фильм Казанда, Чистайда, Алабугада, Лаеш районында, шулай ук рус классикларының истәлеген саклый торган әдәби музейларда төшерелде, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Социаль челтәрләрдә флешмоб узачак, анда илнең төрле шәһәрләреннән танылган шагыйрьләр һәм язучылар катнашачак. Бөек рус шагыйре Александр Пушкинның шигырьләре бу көнне төрле телләрдә яңгыраячак. Көн дәвамында дәвам итәчәк акциягә барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Моның өчен яраткан шигыреңне укырга, роликны видеога төшерергә һәм аны #ДеньрожденияПушкина, #Деньрусогоязыка хештеглары белән үз аккаунтыңа урнаштырырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез, 1-нче июньдә Татарстанда алты көнлек «Пушкин-фест» фестивале старт алды. Программада - лекцияләр, викториналар, видеоистәлекләр, күргәзмәләр, балалар флешмобы һәм башка чаралар.
Барлык яңалыклар