Гомумшәһәр программасыннан кала, чаралар башкала районнарында да үтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август, Екатерина Виславская). “Безнең команда тавышы – безнең ишегалды тавышы!” халык караокесы бәйгесе Татарстан Республикасы көненә һәм Шәһәр көненә багышланган чараларның беренчесе булды. Районнарда бәйрәм чаралары башланды инде, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов. Казан Мэры Илсур Метшин районнар башлыкларына бәйрәм чараларында катнашырга һәм халык тәкъдимнәренә колак салырга кушты.
Халык караокесы бәйгесе Казанда өченче тапкыр уза, ләкин гомушәһәр масштабында – беренче тапкыр. Сайлап алу этабы 11 августта башланды һәм 24 мәйданчыкта уза – ишегалларында, скверларда һәм паркларда. Бәйгедә һәркем катнаша ала. “Район этабында финалга чыгучылар һәм җиңүчеләр 30 августта “Казан” Гаилә үзәге каршындагы бәйрәм сәхнәсендә концертта катнашачаклар”, - диде Азат Абзалов.
Бәйрәм чаралары 28 августта “Крылья Советов” паркында дәвам итәчәк. Биредә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе көче белән “Туган көнең белән, яраткан шәһәрем!” бәйрәме үтәчәк. Казанлылар өчен концерт-күңел ачу программасы әзерләнгән, “Осталар шәһәре”, спорт мәйданчыгы, балалар аттракционнары ачылачак, булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырылачак.
Вахитов һәм Идел буе районнарында Мирный һәм Отар торак массивларында яшәүчеләр өчен мәдәният йортлары каршындагы мәйданчыкларда концертлар узачак.
“Казан ишегаллары” бәйрәме Совет районында Азино 1, Азино 2, Горки микрорайоннарында, Нагорный, Вознесенское һәм Дәрвишләр торак массивларында, шулай ук паркларда һәм скверларда узачак.
Киров һәм Мәскәү районнарында мөһим вакыйга булачак – 29 августта Юдино бистәсенең 100 еллыгы бәйршм ителә.
“Районнар башлыкларын ишегаллары бәйрәмнәрендә катнашырга чакырам! Коцертта катнашучыларга кул чабып утырырга гына түгел, халык белән аралашырга, тәкъдимнәрен тыңларга кирәк. Бу, алга таба аларны гамәлгә ашырып, шәһәребезне максималь уңайлы итү өчен кирәк”, - диде Казан Мэры Илсур Метшин.