В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чараларга теләге булган һәр кеше килә
Денис Гордийко фотосы
Бу уңайдан бүген, 21 мартта, С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында «Нәүрүз» дип аталган беренче концерт программасы тәкъдим ителә. Тамашачы өчен «Гөлләр» татар халык җыр һәм музыка ансамбле чыгыш ясаячак. Чара 13:00 сәгатьтә башлана.
Дүшәмбе көнне, 23 мартта Нагорный торак массивындагы мәдәният йортында «Нәүрүз бәйрәме!» дип аталган концерт оештырыла. Чара кунакларын Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтүче халыкларның милли үзенчәлеген һәм кунакчыллыгын чагылдырган бай бәйрәм программасы көтә. Тамаша 18:00 сәгатьтә башлана.
Сишәмбе көнне, 24 мартта, казанлыларны Константиновка торак массивында урнашкан мәдәният йортына «Хуш киләсең, Нәүрүз» чарасына чакыралар. Концерт сәгать 18:00 дә башлана, дип хәбәр итә Совет районы администрациясе матбугат хезмәте.