В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Тормыш агачы» проектының чираттагы чарасы 11 нче августта «Черек күл» паркында узачак.
Фото: Денис Гордийко
Традицион костюмнар һәм декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре белән мәйданчыклар 18:00 сәгатьтә эшли башлаячак. Парк үзәгендә чарага килүчеләр традицион уеннар белән якыннан таныша, мәкальләр һәм әйтемнәр, чуаш ашларының рецептларын белә алачак. Бәйрәмнең һәр кунагы милли бизәкле истәлекле әләм ясый һәм чуаш баш киемнәре һәм бизәкләре белән фотога төшә алачак.
Чара барышында Татарстан һәм Чуаш Республикасы осталары чүлмәк ясау, агач кисү, чигү һәм чуаш бизәкләре ясау буенча мастер-класслар үткәрәчәк. Декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәсендә агач һәм салам эшләнмәләре, чуаш киемнәрендәге винтаж курчаклар тәкъдим ителәчәк. Бәйрәм кунакларын чуаш чәе составы белән дә таныштырачаклар.
Яшь шәһәрлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен берничә мәйданчык эшләячәк. «Балачак аланы»нда балалар хәрәкәтле чуаш уеннары һәм «Ҫут ҫанталӑк» («Табигать») өстәл уеннары уйнаячак. «Әкияти алан» мәйданчыгында балалар чуаш әкиятләре белән танышачак, ә «Балык тот» уены вакытында балыкларның исемнәрен чуаш телендә ничек яңгыраганын беләчәкләр.
Мәйданчыкларның эше Чабаксар музыка училищесының фольклор ансамбльләре, шулай ук Татарстан Республикасының Чирмешән һәм Кайбыч районнары коллективлары чыгышлары белән үрелеп барачак.
18:30 сәгатьтә традицион чуаш биюе буенча мастер-класс башланачак.
Чабаксардан популяр «Ярды» этно-фолк төркеме һәм Чуаш Республикасының халык артисты Августа Уляндина бәйрәмнең хедлайнерлары булачак. Аларның чыгышы 19:00 сәгатьтә башлана. Шуннан соң барлык кунакларны башка фолк-төркем – Zakaria концерты көтә. Кичә танылган музыкант Malsi Musicның чуаш көйләренә диджей-сеты белән тәмамланачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Телләр культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.
Исегезгә төшерәбез, «Тормыш агачы» агарту проекты шәһәр халкын фин-угыр һәм төрки халыкларның мәдәнияте, аларның тарихы һәм туган телләре белән таныштыра. Мари мәдәниятенә багышланган беренче чара 14 нче июльдә узды. Казанлылар «Черек күл» паркында халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнделәр, тывырдык биергә, тумырда һәм шувырда уйнарга өйрәнделәр һәм шептун-курчаклар ясадылар. 28 нче июльдә удмурт мәдәнияте бәйрәме булды – чара кунаклары тыпыртон биергә өйрәнде һәм «Бураново әбиләре» чыгышын карадылар. 25 нче августка мордва мәдәнияте бәйрәме планлаштырылган.
Проект Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында оештырылды. Аның төп максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен, аларның традицион мәдәниятен саклап калу һәм популярлаштыру. Ул Казан Мэриясе һәм Халыклар ассамблеясе тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла.