Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.06.2024, 13:17

«Казан» гаилә үзәге янында Россия көненә багышланган бәйрәм концертын карарга 50 меңнән артык кеше килде

Кичәнең хедлайнеры Сосо Павлиашвили булды

«Казан» гаилә үзәге янында Россия көненә багышланган бәйрәм концертын карарга 51 мең кеше килде. Бу хакта ТР башкаласының мәдәният идарәсендә хәбәр иттеләр.

Тамашачылар алдында Казан шәһәр филармониясе артистлары, Melekess төркеме, Азат Гыйльметдинов һәм Илгиз Шәйхразиев чыгыш ясады. Бәйрәм чарасы азагында сәхнәгә Сосо Павлиашвили чыкты. Кичәнең бизәге буларак, Казансу елгасы акваториясеннән 22:00 сәгатьтә салют аттырдылар.

Мәйданчыкта шулай ук гаилә активлыгы станцияләре эшләде: кабартылган аттракционнар, аквагрим зонасы, мастер-класслар, фотозона һәм фуд-корт. Кунакларны озынча курчак костюмнарында аниматорлар каршы алды.

Атна ахырына кадәр Казанның паркларында һәм скверларында Россия флагы төсләрендәге тасмалар таратылачак. Ә «Игелекле Татарстан» хәрәкәте волонтерлары һәр теләгән кешегә Россия һәм Татарстан флаглары төсләре белән аквагрим төшерәчәк.

Балалар сәламәтләндерү лагерьларында РФ флагын күтәрү, гимн башкару, тематик лекцияләр һәм конкурслар белән тантаналы җыелышлар дәвам итә.
Барлык яңалыклар