Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.12.2021, 11:29

Казан районнарында чыршыларны ачу тантаналары һава шартлары аркасында күчерелде

Бүгенге көнгә планлаштырылган чаралар кыскартылган форматта яки ялларда узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь). Казан районнарында яңа ел чыршыларын ачу һава шартлары аркасында күчерелде. Бүгенгә планлаштырылган чаралар кыскартылган форматта яки ялларда узачак.

Левченко бистәсендә чыршы шәһәрчегенең театральләштерелгән ачылышы бүген, әмма салкын булу аркасында үзгәртелгән программа буенча узачак. Казанлыларны һәм башкала кунакларын 17:00 сәгатьтә Рәхимов урамы, 29 адресы буенча көтәчәкләр.

Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе скверында чыршы ачылышы һәм «Яңа КОД» бәйрәм концерты 25-нче декабрьдә узачак. Аллеялар район һәм шәһәр символикасы белән бизәләчәк, шулай ук биредә «Тылсымлы алма» интерактивы, балалар аттракционнары, фуд-трак һәм ике шуып төшү урыны белән боз тавы барлыкка киләчәк. Шуу өчен җиһазларны прокатка алырга яки үз тюбингың белән килергә мөмкин булачак. Теләүчеләрне 17:00 сәгатькә чакыралар.

Шул ук вакытта тантаналы рәвештә Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол мәйданында Яңа ел чыршысы ачылачак. Кунаклар өчен кышкы күңел ачулар белән концерт программасы оештырылачак. Алар Кыш Бабай йортына керә һәм анда бөтен гаилә белән фотога төшә, шулай ук «Игелекле почта» акциясенә кушыла алачак. Теләгән һәркемнең тәбрикләмәгә язып, аны якыннарына Россиянең теләсә кайсы ноктасына җибәрү мөмкинлеге булачак.

Моннан тыш, 25-нче декабрьдә 17:00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының үзәк чыршысы ачылачак. Чыршы янындагы сәхнә мәйданчыгында Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында интерактив программа узачак. Паркта карусельләр эшләячәк, ә аллеялар буйлап музыкаль кечкенә паровозда йөрү мөмкинлеге булачак.

«Салават күпере» торак комплексында чыршы шәһәрчеген театральләштерелгән ачу якшәмбегә, 26-нчы декабрьгә күчерелде. Кунакларны бәйрәмгә 14:30 сәгатьтә Әлфия Авзалова урамы, 15 адресы буенча көтәләр.

Юлиус Фучик урамындагы бульвардагы һәм Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркындагы чыршы шәһәрчеген театральләштерелгән ачу тантаналары шулай ук күчерелә. Парклар һәм скверлар дирекциясендә чараларның уздыру датасы һәм вакыты турында соңрак хәбәр итәчәкләр.

Шәһәрдә тулы бәйрәм программасы белән KZN.RU порталында танышырга була.

Барлык яңалыклар