Бәйрәмнең төп мәйданы Галиев мәчете булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче июнь). 4-нче июньдә мөселманнар Гыйд Әл-Фитр - Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бу көнне Татарстан Республикасының барлык авыл һәм шәһәр мәчетләрендә гает намазы укылачак, ә балаларны бәйрәм чаралары белән сөендерәчәкләр. Казанда бәйрәмнең төп мәйданчыгы Галиев мәчете булачак.
ТР мөселманнары Диния Нәзарәте карары буенча, Татарстанның эре шәһәрләре өчен Ураза гаете вәгазьләре 6.30 сәгатькә, бәйрәм гает намазлары 7.00 сәгатькә билгеләнгән. 6.30 сәгатьтә Казанның Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында бәйрәм вәгазе башланачак. Шуннан соң 7.00 сәгатьтә мөселманнар мөфти җитәкчелегендә бәйрәм намазын кылачаклар, ә кунакларны коймак белән сыйлаячаклар.
«Ярдәм» мәчетендә Ураза бәйрәме уңаеннан чаралар 5.30 сәгатьтә Изге Коръән уку белән башланачак, аннары дога кылу планлаштырыла. 6.30 сәгатьтә бәйрәм вәгазе, 7.00 сәгатьтә гает намазы узачак. «Ярдәм» мәчетендә бәйрәм вәгазе сурдотәрҗемә белән үтәчәк, дип хәбәр итә мәчетнең матбугат хезмәте.
Дин тотучыларга иң төп Ислам бәйрәмнәренең берсен бәйрәм итү урынына бару уңайлырак булсын өчен, мәчет аша уза торган җәмәгать транспорты маршрутлары 5.00 сәгатьтә эшли башлаячак.
Горький исемендәге Казан паркында Ураза бәйрәме көнендә «Рамазан Фест» гаилә бәйрәме узачак.
Исегезгә төшерәбез, Ураза бәйрәме Татарстанда бәйрәм ял көне булып санала.
Шулай ук район үзәкләре һәм авыл җирлекләре мәчетләрендә бәйрәм гает намазлары кояш чыкканнан соң 30 минут үткәч яки мәхәллә кешеләре карары буенча узачак, дип тә өстик.