В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанның җәмәгать киңлекләрендә күңел ачу чаралары дәвам итә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче гыйнвар). Казан паркларында һәм скверларында бәйрәм программасы дәвам итә. Бүген казанлылар һәм шәһәр кунаклары Раштуага багышланган концертка бара, шулай ук Яңа ел тамашасын карый алачак.
16:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданчыкта «Раштуа белән» бәйрәм концерты була. Анда Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясаячак. Шул ук вакытта, 16:00 сәгатьтә, «Крылья Советов» паркында казанлылар һәм республика башкаласы кунаклары яңа ел тамашасы карый алачак.
Балалар өчен 17:00 сәгатьтә Карбышев исемендәге скверда һәм Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол мәйданында интерактив программа узачак.
Исегезгә төшерәбез, төп кышкы бәйрәм турындагы төп сорауларга җавапларны материалда табарга мөмкин. Яңа ел каникулларында узачак чаралар афишасы KZN.RU порталында махсус бүлектә урнаштырылган.