Иртәгә шәһәрлеләр ракета очышына охшатылган матур тамаша күрәчәкләр.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче ноябрь). Бәйрәм уты Казан телеманарасын 19-21 нче ноябрьдә бизәячәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы.
Иртәгә, Ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне уңаеннан, казанлылар ракета очышына охшатылган утлы тамаша күрәчәк. «Җибәрү» сәгать 18:00 дән 00:00 гә кадәр булачак.
Якшәмбе, 20 нче ноябрьдә, Казан телеманарасы 16:00 дән 23:00 гә кадәр яшел төскә керәчәк. Якты утлар ел саен үткәрелә торган «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясенә багышланган.
21 нче ноябрьдә Бөтендөнья телевидение көне уңаеннан Казан телеманарасы архитектура-сәнгать утларының тематик сценариен үз эченә ала. Утлы динамик тамаша казанлыларны 16:00 дән 23:00 гә кадәр сөендерәчәк.