В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иллюминацияне «Россия – Ислам дөньясы» форумы уздырылган көннәрдә кабызачаклар
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы май). Казан телеманарасында бәйрәм уты кабыначак. Аны «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» ХIV халыкара икътисадый форумын үткәрү көннәрендә кабызачаклар.
Матур светодинамик шоуны 19 нчы һәм 21 нче майда 20:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр күрергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә Татарстан Цифрлар министрлыгының матбугат хезмәте.
Халыкара икътисадый форум Казанда кичә старт алды. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча быелдан ул федераль дәрәҗәдә үткәрелә. Чараларда 84 илдән 15 меңгә якын кеше катнашачак. Барлыгы 150 дән артык эшлекле сессия планлаштырылган.