В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталы май ялларында мәдәни чаралар исемлеген әзерләде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Майның беренче яртысында казанлыларны илебез өчен берьюлы ике мөһим бәйрәмгә – Яз һәм Хезмәт һәм Җиңү көннәренә багышланган озак яллар көтә. Алда булачак май бәйрәмнәрендә музейларда һәм шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә фарфор тарихы белән танышырга, Кремль яр буенда җәйге сезонны ачарга, Рахманиновны тыңларга, вальс биергә һәм сугыш чоры җырларын башкарырга мөмкин булачак. Чаралар турында җентекләбрәк безнең традицион афишада укыгыз.
Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган яңа арт-объект (0+)
26-нчы апрельдән «БИЗОN» галереясендә
«Туган Тукай» арт-объекты шагыйрьнең атаклы «Туган тел» шигыре юлларыннан җыелган үлгән битлеге сурәтеннән гыйбарәт. Инсталляция галереянең беренче һәм икенче каты арасында урнашкан һәм бөтен стенаны диярлек алып тора – аның зурлыгы 210 см га 160 см тәшкил итә. Арт-объектның авторы – дизайнер Сергей Хина.
Габдулла Тукай үлгәннән соң битеннән битлек төшереп алынган беренче татар була. Нәкъ менә аның сурәте арт-объект өчен нигез булаган.
Адресы: Бауман урамы, 44 («Родина» сәүдә үзәге, 1 кат). Галереягә керү билетлары буенча.
ТР Милли музееннан «Тукайның тылсымлы урманы» күргәзмәсе (0+)
29-нчы апрельдән «Тукай мәйданы» метро станциясендә
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасы Милли музее һәм «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә бөек татар шагыйренең 135 еллыгына багышланган проект тәкъдим итә. «Тукай мәйданы» метро станциясендә «Тукайның тылсымлы урманы» күргәзмәсе ачылды, ул күренекле рәссам Бакый Урманченың Тукайның «Шүрәле» әкияте буенча акварельләрен тәкъдим итә.
Адрес: Пушкин урамы, 1. «Тукай мәйданы» метро станциясе. Керү ирекле.
«Во власть музыки» (6+) концерты
30-нчы апрельдә 16:30 сәгатьтә «Хәзинә» галереясендә
Галереягә килүчеләр өчен Константин Машицкий (виолончель), Маргарита Полушкина (вокал) һәм Ләйсән Казакбаева (фортепиано) чыгыш ясаячак.
Концерт программасында: Гендель әсәрләре («Роделинда» операсыннан Роделинда ариясе), Керубини («Аве Мария»), Верди («Бал-маскарад» операсыннан Оскар җыры), Моцарт («Ах, мама, дорогая!», «Соловей», Бах (Виолончельләре өчен 4-нче номерлы соло сюиты), Пиатти (Caprice №7), Равель (Kaddish, еврей соло музыкасыннан).
Адресы: Шейнкман проспекты, 12, подъезд 3. Тел.: +7(843)567-80-43. Билетларның бәясе – 50 сум.
«Православиеның Көнчыгышы көне» күргәзмәсе (0+)
2-нче июньгә кадәр Благовещенск соборы тарихы музеенда
Пасха йомыркалары күптән христиан бәйрәменең төп символы булды. Тик Россиядә йомырка Русь чукындыруны кабул иткәнче һәм православие динен кабул иткәнчегә кадәр үк ниндидер символга әверелгән. Мәҗүси заманнарда ук кешеләр күкәйне язгы кояш, яктылык, җылылык һәм бәхет символы дип санаганнар. Ул табигатьнең уянуын һәм яңаруын, җирне кышкы йокыдан һәм салкыннан, ягъни тормышның үзен гәүдәләндергән.
Күргәзмәдә XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы пасха йомыркалары тәкъдим ителгән. Алар арасында пыяла йомырка, папье-машедан йомырка һәм, әлбәттә инде, Император фарфор заводында эшләнгән фарфор пасха йомыркалары. Килүчеләр пасха йомыркаларның төрләре, ясау ысуллары һәм бизәү вариантлары, Россиядә фарфор тарихы турында белә алачаклар.
Күргәзмәдә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы җыеныннан һәм Ю.Е.Русаковның шәхси коллекциясеннән пасха йомыркалары тәкъдим ителгән.
Адресы: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы. Тел.: +7(843)567-81-68. Керү музей билетлары буенча.
Кремль яр буенда җәйге сезонны ачу (0+)
1-нче майда 16:00 сәгаьтә
Бәйрәмдә Кремль яр буе һәм аның партнерлары призына конкурслар үткәрәчәкләр; Just Brass һәм Guys Muse музыкаль төркемнәре чыгыш ясаячак «Балалар күзлегеннән галәм» балалар рәсеме конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.
Бу сезонда яр буе территориясендә «Җиңү кайтавазы» фестивале, балалар һәм аларның ата-аналары өчен беренче бөтенроссия блогинг фестивале, Сабантуй, «Җәй тәме» туңдырма фестивале узачак. Шулай ук Kremlin kids балалар үзәге ачылачак. Көн саен open air бию фестивальләре үткәреләчәк.
Адресы: Федосеев урамы, 1. Керү ирекле.
«Казан Кремлендә яз» (0+) музей акциясе
1-нче һәм 2-нче май Казан Кремле музейларында
Бу көннәрдә Казан Кремле музейларында һәм аның территориясендә экскурсияләр, лекцияләр, мастер-класслар, квестлар һәм иҗади дәресләр узачак, шул исәптән онлайн-форматта да. Акциянең һәр көне билгеле бер темага багышланачак.
1-нче май Халыкара яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланачак. Ә 2-нче майда теләге булган һәркем, социаль челтәрләрдә Казан Кремле территориясендә яки аның музейларында #ВеснаВКазанскомКремле һәм #ЯиМузей хештегы белән төшерелгән фотосурәтләрне бастырып, акциягә кушыла ала. Иң креатив фотосурәтләр авторлары музей-тыюлыктан истәлекле бүләкләр алачак. Барлык чаралар турында тулырак мәгълүмат – программада.
Казан консерваториясенең «Йолдызлар монда туа!» концерты (6+)
4-нче майда 18:30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге концертлар залында
Урта махсус музыка мәктәбе укучылары Казан консерваториясенең күренекле профессорлары салган иң яхшы башкару традицияләрен лаеклы рәвештә дәвам итәләр. Программада – мәктәпнең фортепиано, кыллы һәм рухи бүлекләре, төрле инструменталь ансамбльләр чыгышлары. Концертның беренче бүлегендә мәктәпнең кече сыйныф укучылары үз уңышларын күрсәтәчәк, ә икенче бүлегендә Казан консерваториясенең булачак студентлары – өлкән сыйныф укучылары чыгыш ясаячак.
Былтыр мәктәпкә 60 яшь тулды, әмма пандемия аркасында бәйрәм итү гамәлдән чыгарылды. Бу концерт – үзенә күрә мәктәпкә һәм аның педагогларына юбилей бүләге.
Адресы: Ирек мәйданы, 3. Тел.: +7(843)292-17-17. Билетлар бәясе турында мәгълүмат.
Казан хосписы төзелешенә ярдәм итү өчен хәйрия кинокүрсәтүләре (6+)
4-нче майда 18:30 сәгатьтә Ленин исемендәге мәдәният йортында
«Мин сине сагынам» дигән нәфис фильм Бөек Ватан сугышы елларында дистәләгән мең эвакуацияләнгән бала сыендырган Татарстан хатын-кызларының батырлыгы турында сөйли. Нигезенә истәлекләр һәм реаль тарихлар салынган.
Фильмны төшерү Казанда, Буа, Яшел Үзәндә, Әтнә һәм Биектау районнары авылларында үткәрелде. Фильмда Казан яшь тамачы театры актерлары – Татарстанның халык артисткасы Нина Калаганова, Анна Иванова, шулай ук балалар һәм өлкәннәр театр һәм киностудия укучылары катнаша. Фильмны куючы режиссерлар – Марина Мусиенко һәм Наталья Панкратова.
Күрсәтүдән барлык җыемнар Казанда икенче хоспис төзү өчен Анжела Вавилова исемендәге Фондка күчереләчәк. Төзелеш тәмамланганнан соң анда 60 урынлык өлкән паллиатив пациентлар өчен бүлек ачылачак.
Адресы Копылов урамы, 2а. Тел.: +7(843)571-39-01. Теркәлү сылтама буенча.
С.Рахманинов исемендәге «Ак сирень» Х Халыкара фестивале (6+)
5-нче майда 18:30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге концертлар залында
Фестиваль ачылышында Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры Сергей Рахманинов әсәрләрен башкарачак. Солист – Дмитрий Шишкин.
Адресы: Ирек мәйданы, 3. Тел.: + 7(843)236-72-72. Билетлар бәясе турында мәгълүмат.
«Җиңү кайтавазы» фестивале (0+)
3-нче майдан 9-нчы майга кадәр Кремль яр буенда
Быел ил 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтә. Кремль яр буенда май ялларында өлкәннәр һәм балалар өчен бәйрәм чаралары узачак.
3-нче майдан 9-нче майга кадәр яр буе буйлап «Җиңү Паровозы» йөриячәк.
3-нче майда 16:00 сәгатьтә «Җиңү турында шигырьләр укыйбыз» конкурсы узачак. 18:00 сәгатьтә «Хәрби җырларны искә төшерик» караоке-киче була. 20:00 сәгатьтә «Яшәгән ди булган ди бер кыз» (1944 ел) хәрби фильмын күрсәтү башлана
8-нче майда 15:00 сәгатьтә «Җиңү рекорды» (work out) яшьләр патриотик акциясе старт ала. 17:00 сәгатьтә – волонтерлар белән берлектә «Җиңү биюе» флешмобы. 18:30 сәгатьтә кунакларны һәм шәһәр халкын «Җиңү язы» әдәби-музыкаль кичәсенә чакыралар.
9-нчы майда 14:00 сәгатьтә кыр кухнясы эшләячәк, викториналар, конкурслар үткәреләчәк. 16:00 сәгатьтә «Җиңү көне – бөтен ил бәйрәме» концерты башлана. 18:00 сәгатьтә барлык теләүчеләр вальс бии алачак, ә 19:30 сәгатьтә – хәрби еллар җырларын башкара алачак.
Адресы: Федосеев ур., 1. Керү ирекле.
Фронтовик-рәссам Виктор Куделькинның 110-еллыгына багышланган күргәзмә (6+)
30-нчы майга кадәр «Хәзинә» галереясендә
Виктор Куделькин – ХХ гасырның алдынгы рәссамнарының берсе, күренекле мәдәният эшлеклесе. Аның актив иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге сугыш белән бүленгән. Бөек Ватан сугышында үзенең сугышчан юлын ул 1941 елның 28-нче июлендә башлаган, 2-нче Белоруссия фронты составында сугышкан, 1941 елның 19-нчы декабрендә контужен булган. Мәскәү оборонасында сугышларда, Кенигсбергны алуда катнашкан.
Демобилизациядән соң, 1946 елда, Казан сәнгать училищесына эшкә керә, өлкән курсларда рәсем, графика һәм композиция укыта, шул ук елда училище директоры итеп билгеләнә. Чирек гасыр рәссам яшь буынны тәрбияләү буенча игелекле эшкә хезмәт иткән.
Күргәзмәдә рәсем сәнгате, графика һәм архив материаллары тәкъдим ителгән.
Адресы: Шейнкман проспекты, 12, подъезд 3. Тел.: +7(843)567-80-43. Керү музей билетлары буенча.
«Татарстан музейларында камера музыкасы. Яңарыш. Яңа гасыр» (6+) циклыннан концертлар.
6-нчы майда 19.00 сәгатьтә Е.А.Боратынский музеенда
Quaternion кыллы квартеты Бетховен әсәрләрен башкарачак.
Адресы: М.Горький ур., 25/28. Тел: +7(843)590-00-50. Бәясе турында мәгълүмат.
«Казан Кремле Бөек Ватан сугышы елларында» баннер күргәзмәсе (0+)
24-нче октябрьгә кадәр «Казан Кремле» Музей-тыюлыгында
Сугыш елларында ТАССР илнең көнчыгышында иң мөһим тыл базаларының берсенә әверелде. Республиканың төп ныгытмасы да искәрмә булмады. Мәсәлән, Казан Кремлендә 1940-1950 елларда күпсанлы дәүләт учреждениеләре һәм оешмалары урнашкан. Кремль территориясендә хакимият органнары, шул исәптән ТАССР Югары Советы, Казан танк училищесының тармакланган инфраструктурасы һәм Мәскәүдән эвакуацияләнгән 22-нче Казан авиация заводының тулай торагы урнашкан була.
Кремль биналарын эксплуатацияләү эзсез үтмәде, шуңа күрә күргәзмә кысаларында архитектура ансамблен реставрацияләү проблемаларына аерым игътибар бирелә.
Адресы: «Казан Кремле»музей-тыюлыгы территориясе. Керү ирекле.
Фотолар ТР Милли музее һәм «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы матбугат хезмәтләре тарафыннан тәкъдим ителде.