Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.09.2025, 16:04

Йога күнекмәләре һәм k-pop биюләр: Казанның берничә яшүсмерләр клубында төрле чаралар уза

Дәресләрнең барысы да бушлай үткәрелә

Бу атнада шәһәрнең берничә яшьләр клубында төрле чаралар оештырыла. Яшьләр өчен авиатехниканы модельләштерү, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар, йога күнекмәләре һәм k-pop биюләр буенча мастер-класслар тәкъдим ителә.

Чәршәмбе көнне, ягъни 17 сентябрьдә Казан яшьләре «Союз» клубына килеп, йога һәм медитация күнекмәләренә кушыла ала. Чара сәгать 17:00 дә Мотор урамы, 31а адресы буенча урнашкан клубта оештырыла. Теләге булган һәр кешене әлеге чарада көтәләр.

Алдагы көнне, ягъни 18 сентябрьдә яшь казанлыларны берьюлы берничә кызыклы чарага чакыралар. «Старт» яшүсмерләр клубында (Побежимов урамы, 53) көндезге сәгать 13:00 дә сәламәтлекләре чикле балалар өчен сынлы сәнгать буенча «Көзге пейзаж» дип аталган инклюзив мастер-класс оештырыла. Шул ук көнне Азия поп-мәдәниятен яратучылар өчен «Юни» клубында (Горький шоссесы, 43/1) k-pop биюләр буенча мастер-класс уздырачаклар. Чара сәгать 16:00 дә башлана.

Пәнҗешәмбе көнне, ягъни 18 сентябрьдә «Лада» яшүсмерләр клубында аквагрим ясау буенча мастер-класс оештырыла. Балаларны сәгать 16:30 да Гаврилов урамы, 22 адресы буенча көтәләр. Шул ук көнне кич белән сәгать 18:00 дә «Зенит» клубында (Карбышев урамы, 33) авиатехниканы модельләштерү буенча мастер-класс узачак, дип хәбәр итә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесе.

Механика, электроника һәм программалаштыру белән мавыгучы егетләрне робот техникасы буенча ачык турнирда катнашырга чакыралар. Робот ярышлары «Арлекино» клубында (Ямашев урамы, 94) сәгать 17:00 дә уза. Бераз соңрак, сәгать 18:00 дә «Идея Микс» клубында «Мафия» уены оештырыла. Уенда катнашу өчен +7(937)288-82-32 телефон номеры буенча теркәлергә кирәк.

19 сентябрьдә «Арена» яшүсмерләр клубында яшь актерлар өчен театр сәнгате буенча мастер-класс үтәчәк. Дәрес сәгать 19:00 дә Симонов урамы, 6 нчы йорт адресы буенча оештырыла. Җомга киче «Лимонад» клубында (Латыш укчылары урамы, 25) интеллектуаль мастер-класс белән тәмамланачак. Шахмат уйнау күнекмәләрен арттырырга теләүчеләрнең барысын да сәгать 19:00 гә чакыралар.

Чараларга рәхим итегез!

Барлык яңалыклар