В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Программада – брейкинг, хип-хоп, BMX-спорт һәм паркур буенча ярышлар
Дәрвишләр бистәсендә 6 сентябрьдә өченче тапкыр «Урамнар позитивы» урам сәнгате һәм спорт фестивале узачак. Мир урамындагы паркта брейкинг, хип-хоп, BMX, воркаут, паркур һәм трюклы самокат буенча ярышлар узачак.
Фестиваль разминкадан башланачак. Шуннан соң бию мәйданчыгында брейкинг, хип-хоп, иң яхшы урам тамашасы һәм иң яхшы урам командасы категорияләрендә ярышлар узачак.
Экстрим-мәйданчыкта яшь казанлылар BMX велосипед спортында көрәшәчәк, воркаут буенча ярышларда үзенең чыдамлыгын тикшерәчәк, паркур һәм трюклы самокатта йөрү күнекмәләрен күрсәтәчәк. Спорт мәйданчыгында флорбол буенча турнир узачак.
Моннан тыш, бәйрәмдә спорт һәм иҗади мастер-класслар узачак, чараның хедлайнерлары чыгыш ясаячак һәм фудкорт җәелдерәчәк.
Казандагы һәм республика районнарындагы мәктәп, яшүсмерләр клублары һәм яшьләр үзәкләре белән командалар катнаша алачак.
Катнашу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Тулырак мәгълүматны, яңалыкларны һәм чараның программасын «ПУСК» проектының ВКонтакте рәсми төркемендә белергә мөмкин.
Катнашу бушлай. Башлана – 12:00 сәгатьтә.
«Урамнар позитивы» 2017 елдан бирле Казанда уза, һәм аны өченче тапкыр уздыру урыны Дәрвишләр бистәсендәге Мир урамы буенча парк булачак. Аны оештыручылар – «Яшьләрне үстерү» РОО, Казанның Совет районы администрациясе, Физик культура һәм спорт комитеты, шәһәрнең «Парклар һәм скверлар дирекциясе» МБУ.