Кайнар линия 6 нчы октябрьдә эшләячәк
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче октябрь). ТР буенча Росреестр идарәсендә 6 нчы октябрьдә күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Консультация Өлкәннәр декадасы кысаларында оештырылган.
Өлкән яшьтәге татарстанлылар дача яки гараж амнистиясеннән ничек файдаланырга, ни өчен күчемсез милекне теркәргә кирәклеген һәм мошенниклардан ничек сакланырга икәнен беләчәкләр.
Белгечләр сорауларга 10:00 дән 12:00 гә кадәр җавап бирәчәк. Казанлылар консультация алу өчен +7(843)255-25-71 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар. Республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында кайнар линияләр телефоннары Татарстан Росреестры сайтында бастырылды, дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Исегезгә төшерәбез, 1-10 нчы октябрьдә Казанда Өлкәннәр декадасы уза. Өлкән яшьтәге шәһәр халкы өчен экскурсияләр, концертлар, психологлар белән очрашулар һәм вакансияләр ярминкәсе оештырыла. Элегрәк шәһәрдә «Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме»башланды – ул декада кысаларында иң гадәти булмаган һәм күптән көтелгән вакыйга булды. Спартакиада ике этапка бүленгән. Иң яхшы спортчыларны район этабында сезон дәвамында сайлап алачаклар, ә шәһәр финалы 2024 елның маенда узачак. Ярышларга теләгән һәркем кушыла ала.