В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Өлкәннәр декадасында уза торган акцияләр графигы KZN.RU порталында бастырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче сентябрь). Дүшәмбе, 1 октябрьдә, Казанда өлкәннәр декадасы башлана. Аның кысаларында Татарстан башкаласында махсус чаралар оештырыла. Пенсионерлар, мәсәлән, 1 октябрьдә шәһәр мунчаларына бушлай бара алачак.
Өлкәннәр көнендә бушлай эшли торган мунчалар исемлеге:
Адмирал сәламәтләндерү комплексы, 1 Май ур., 5 (9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр);
10-нчы мунча, 2-Юго-Западная ур., 30, Ютазы ур., 2 (9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр);
12-нче мунча, Товарищеская ур., 27 (9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр);
9-нчы мунча, Үзәк Мариуполь ур., 49 (9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр);
11-нче мунча, Волгоград ур., 8 (9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр);
14-нче мунча, Максимов ур., 47/34 (9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр).