Республикада барлыгы 85 мең датчикны бушлай урнаштыру планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июнь, Ксения Швецова). Татарстанда янгынга каршы хәбәрчеләр ярдәме белән уттан 78 кешене, шул исәптән 35 баланы коткарып калу мөмкин булды. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары - күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш идарәсе башлыгы Сергей Сергеев хәбәр итте.
Татарстанда яшәүчеләрнең торак йортларында автоном төтенгә, янгынга каршы хәбәрчеләрне бушлай урнаштыру 2016 елдан бирле бара, дип искәртте С.Сергеев. Датчиклар янгын чыгуның башлангыч стадиясендә эшли, яшәүчеләргә куркыныч турында үз вакытында хәбәр итә.
Бүгенге көндә балигъ булмаган балалары булган имин булмаган гаиләләр яшәгән 2079 йорт һәм фатирларда 7 меңнән артык янгын хәбәрчесе һәм дүрт яисә аннан күбрәк балалы гаиләләр яшәгән йортларда 14 меңнән артык датчик урнаштырылган. Республикада барлыгы 21 меңнән артык йорт биләмәсендә 85 меңгә якын датчик урнаштыру планлаштырыла.
«Бу эш янгыннар аркасында килеп туган тискәре нәтиҗәләрне киметү максатларында алып барыла, - дип билгеләп үтте С.Сергеев. - Шулай ук гражданнарга көн саен куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү һәм гадәттән тыш хәл очрагында эшлисе гамәлләр тәртибе турында мәгълүмат бирәләр. Моның өчен заманча техник чаралар кулланыла - биналар эчендә һәм тышта халыкка мәгълүмат бирү һәм хәбәр итү пунктлары».
Татарстанда янгыннар вакытында бер елда уртача 8 балигъ булмаган бала һәлак була һәм 23 бала имгәнә. Янгын чыгуның төп сәбәбе - ут һәм шырпы белән балаларның шаяруы, балигъ булмаганнарны күзәтүсез калдыру. Инде быел ук бу сәбәпләр аркасында республикада 6 янгын чыккан. Узган елда - 24 янгын, аларда өч бала үлгән, 13-е җәрәхәтләр алган, дип хәбәр итте С.Сергеев.
Гадәттән тыш хәлләрне булдырмас өчен, халыктан балаларны караучысыз калдырмаска, аларга мөстәкыйль рәвештә электр һәм газ приборларыннан, шулай ук мич җиһазларыннан файдаланырга рөхсәт итмәскә һәм янгын чыккан вакытта өлкәннәр өйдә булмаганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатуны сорыйлар.
«Балада ут белән кызыксыну барлыгын тойганда, шырпы һәм кабызгычларның өлкәннәр өчен булуын, алар белән сак булырга кирәклеген аңлатырга кирәк. Аларны, шулай ук җиңел янып китүче сыеклыкларны, пиротехник эшләнмәләрне балалар кулы җитми һәм күзгә күренми торган урында сакларга кирәк», - дип йомгаклады С.Сергеев.