ТР башкаласында җир өсте электр транспортында йөрү өчен түләмәгән пассажирларга штраф сала башладылар. Рейдны «Метроэлектротранс» МУП контроль-тикшерү бүлеге, шәһәр Башкарма комитетының транспорт буенча комитеты һәм транспорт иминлеге хезмәте үткәрә.
Рейд барышында беркетмәләр төзелгән берничә хокук бозучыны ачыклаганнар. Билетсызларга юл йөрү өчен түләргә, шулай ук 2,5 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
«Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәтендә искә төшерүләренчә, транспортка кергәндә сәфәр өчен түләргә кирәк. Юл йөрү өчен түләү расланмаган өчен пассажирлар 2,5 мең сум күләмендә штраф түләячәк, ә багаж ташуны түләмәгән өчен – 1000 сум.
Исегезгә төшерәбез, «Метроэлектротранс» хезмәткәрләре 19 чакрымнан артык трамвай юлларын төзекләндерү, су салу, авышлыкларны бетерү буенча эшләр
башкардылар. Шулай ук бу вакыт эчендә белгечләр черегән 1245 агач шпалны алыштырганнар һәм 500 тимер-бетон шпал салганнар.