В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Исе шәһәр халкының шәһәр турында фикерләре нигезендә эшләнгән
Фото: Туризмны үстерү комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы декабрь). Яңа елга Татарстан башкаласында уникаль хуш исле шәм ясадылар, ул һәрвакыт шәһәрне искә төшерәчәк. Ул халыкның «Казан сезнең өчен нәрсә белән ассоциацияләнә?» дигән сорауга җаваплары нигезендә эшләнгән.
Мәсәлән, шәм пешкән кабак, каштан һәм апельсинның хуш исләрен ача, анда корица һәм клен ноталары бар. Тиздән Казан белән бәйле исле шәмне теләгән һәркем сатып ала алачак, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Туризмны үстерү комитеты.
Яңа ел алдыннан Казанда «КышДаКар-фест» фестивале башланды. Үзмәшгульләр һәм фермерлар продукциясе белән сәүдә рәтләре ике мәйданчыкта урнашкан: Бауман урамында һәм Киров бакчасында.