В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара урам себерүчеләрне эшкә тартырга ярдәм итәчәк – хәзер идарәче компанияләрдә якынча 100 урам себерүче җитми
Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында идарәче компанияләр вәкилләре күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очраштылар, алар барышында йорт яны территорияләрен кышын карап тоту турында фикер алыштылар.
Бу ике районда 1232 күпфатирлы йорт урнашкан. Бүгенге көндә эре идарәче компанияләрдә 100 гә якын урам себерүче җитми. Хезмәткәрләрне җәлеп итү һәм йорт яны территориясен җыештыруны яхшырту өчен, милекчеләр билгеләнгән тарифны яңадан карау вариантлары турында фикер алышалар.
Әйтик, халык үзләре өчен яраклы вариантны сайлый ала – өстәмә урам себерүчеләрне эшкә урнаштыру, техника арендалау яки мөстәкыйль җыештыру өчен җиһаз сатып алу.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан башкаласында «Уютный дом», «Уютный дом групп» һәм «Савиново» идарәче компанияләре җаваплылыгында булган 25 йортта яшәүчеләр белән очрашуларузды. Мондый чаралар түбәндәге график буенча дәвам итәчәк, төгәл вакытын һәм урынын идарәче компанияләрдә ачыкларга кирәк.