Тәүлек эчендә республикада 176 яңа COVID-19 авыруы очрагы ачыкланган, шуларның 100-е – Казанда.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь). Татарстанда 176 яңа COVID-19 авыруы очрагы теркәлгән, шуларның 4-се читтән кайтучыларда, калганнары – контактлы. 53 кеше хастаханәгә озатылган, 123 кеше өйләрендә дәвалана.
Авыручылар арасында 100 кеше – Казаннан, 27 кеше – Чаллыдан, 9 кеше – Түбән Кама районыннан, 6 кеше – Чүпрәле районыннан, 4-әр кеше – Биектау, Зәй һәм Тукай районнарыннан, өчесе – Арча һәм Лаеш районнарыннан, 2-шәр кеше – Азнакай, Лениногорск, Минзәлә һәм Питрәч районнарыннан, 1-шәр кеше – Әлмәт, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Кайбыч, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Чистай районнарыннан.
28-нче октябрьгә Татарстанда 30 мең 233 СОVID-19 авыруы очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 24 мең 985 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 107 кеше – узган тәүлектә. Барлыгы 1 млн 497 мең 684 кеше вакцинацияләнгән (үсеш – 29 мең 252), шулардан 1 млн 19 мең 541 кеше прививканы икенче тапкыр ясаткан. Вакцинацияне кабат 25 мең 654 кеше узган.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлек эчендә 40 мең 96 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә пандемия башыннан авыруның 8 млн 392 мең 697 очрагы ачыкланган, 7 млн 272 мең 53 кеше сәламәтләнгән.