Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.01.2020, 11:10

Алдакчылар гамәленнән зыян күргән фатир сатып алучылар зыянны тулысынча каплый ала

2020 елның 1-нче гыйнварыннан алдакчылар гамәленнән зыян күргән күчемсез милек сатып алучыларны яклауга юнәлдерелгән закон үз көченә керде.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы гыйнвар). 2020 елның 1-нче гыйнварыннан алдакчылар гамәленнән зыян күргән күчемсез милек сатып алучыларны яклауга юнәлдерелгән закон үз көченә керде. Төзәтмәләр «күчемсез милекне намуслы сатып алучы» төшенчәсен аныклыйлар һәм бер үк вакытта килешү нәтиҗәсендә барлыкка килгән зыянны компенсацияләү механизмын камилләштерәләр. Татарстанның Кадастр палатасы һәм Росреестры кайсы очракларда сатып алынган торактан мәхрүм калган намуслы сатып алучы китерелгән зыянны тулысынча компенсацияләүгә исәп тота алуын аңлатты.

РФ Гражданнар кодексына кертелгән төзәтмәләр нигезендә, 2020 елның 1-нче гыйнварыннан Күчемсез милекнең дәүләт кадастры мәгълүматларына таянып килешү төзегән күчемсез милекне сатып алучы намуслы статусын ала. Ул, күчемсез милек сатучыдан милекне читләштерү хокукы булмау турында белүе яки белергә тиеш булуы турында суд тәртибендә дәлилләнгәнче намуслы сатып алучы булып санала.

Күчемсез милек объекты турында актуаль мәгълүматларны бары тик Күчемсез милекнең дәүләт кадастрыннан гына алырга мөмкин. Күчемсез милек реестрыннан өземтә сату-алу эше башланганчыга кадәр үк, сатучының объект, хуҗасы, бурычларның булмавы яки булуы турындагы мәгълүматларын тикшерергә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә, әгәр дә милек хокукы башка хуҗага күчсә, актуаль хокукка ия кеше турындагы мәгълүматлар өземтәдә чагылыш табачак. Әлеге мәгълүматларны алу өчен күчемсез милек хуҗасының рөхсәтен алу таләп ителми.

Быелдан намуслы сатып алучыларга торак урынын югалткан өчен акчалата компенсация түләү кагыйдәләре гамәлгә керде. Тораксыз калган кеше хәзер дәүләт хисабыннан компенсация ала ала. Компенсация суммасының  күләме билгеләнмәгән. Күләме суд тарафыннан реаль зыян китергән сумма нигезендә йә сатып алучының таләбе буенча торак бинаның кадастр бәясе күләмендә билгеләнә.

Закон торакны намуслы сатып алучылардан РФ, РФ субъекты яки муниципаль берәмлек милкенә соратып алу очраклары өчен кире көчкә ия. Шулай итеп, гражданнар яңа кагыйдәләр үз көченә кергән көннән соң 3 ел эчендә компенсация түләү турындагы дәгъва белән судка мөрәҗәгать итә ала.

Дәүләт тарафыннан компенсация түләгәндә хакимият органнары, китерелгән зыянны каплау өчен, намуссыз сатучыга регресс дәгъвасы күрсәтү хокукына ия булачак.
Барлык яңалыклар