Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.03.2022, 12:15

Татарстанда социаль ипотека системасында исәпкә куюны дистанцион башкарып була башлады

Әлеге хезмәттән республиканың 200 кешесе инде файдаланган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче март, Алинә Бережная). Татарстанда социаль ипотека системасында учетка хәзер онлайн – ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша басарга мөмкин. Узган ел азагыннан әлеге хезмәттән 200 татарстанлы файдаланган инде. Яңалыклар турында тулырак бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Казанның Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов хәбәр итте.

Социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗларны исәпкә кую өчен гаризаларны хәзер дистанцион рәвештә биреп була, бу район администрацияләрендә чират торуларны киметәчәк, элек анда торак программасында катнашучыларның барлык документлары кабул ителә иде, дип хәбәр итте Ренат Шәмсетдинов. Хәзер социаль ипотекага документлар бирү өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка керергә, «Социаль ипотека» бүлеген сайларга һәм кирәкле документларны теркәп, гариза бирүче анкетасын тутырырга кирәк. Гариза автомат рәвештә район хакимиятенә җибәрелә, анда комиссия үткәрелә. Исәпкә куелганнан соң гариза бирүче ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына килешү төзү өчен чакырыла. Алга таба программада катнашучы ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды сайтында шәхси кабинеттан логин һәм пароль ала, шуннан соң ул фатир сайлый ала.

Исәпкә куюның барлык этаплары да үтә күренмәле – аларны дәүләт хезмәтләре порталында карап була, дип билгеләп үтте Ренат Шәмсетдинов. «Система аңлаешлы һәм аннан һәркем файдалана ала. Әгәр нинди дә булса мәгълүмат җитмәсә, гариза бирүченең документлары дөрес тутырылмаса, система гаризаны район хакимиятенә карауга җибәрмәячәк», – дип хәбәр итте Ренат Шәмсетдинов.

Әгәр гариза бирүчене исәпкә куюдан баш тартсалар, аңа дәүләт хезмәтләре порталында хәбәрнамә киләчәк.

Хезмәт күрсәтүне «цифрга» күчерү гариза бирүчеләр өчен процедураны гадиләштерде. Әйтик, хәзер программада катнашучыларга мәҗбүри документлар исемлегенә кергән документларны салым хезмәте һәм Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтеннән үзләренә соратып алырга кирәкми. Алар өчен бу эшне җирле үзидарә органнары башкарачак.

ТР Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов хәбәр иткәнчә, быел республикада социаль ипотека программасы буенча 200 мең кв. метр  торак төзү планлаштырыла – бу якынча 3,5 мең фатир. «Төзелеш белән проблемалар юк, без төзелгән контрактлар кысаларында эшлибез», - дип билгеләп үтте ул.

Социаль ипотека системасында учетка кую өчен документлар һәм гаризаны күп функцияле үзәк аша да бирергә мөмкин.

Социаль ипотека буенча процент ставкасы 2007 елдан бирле үзгәрешсез кала һәм ул 7% тәшкил итә. Программада катнашучылар торак бәясенең кимендә 10% күләмендә беренчел кертем салырга тиеш, бер квадрат метрның бәясе 54 мең сум тәшкил итә.

2005 елдан бирле социаль ипотека ярдәмендә Казанның 30 меңнән артык гаиләсе торак шартларын яхшырткан.

Барлык яңалыклар