Евгения Лодвигова һәм Сильви Берманн мәдәният һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль, Михаил Ченцов). Татарстан башкаласына рәсми сәфәр белән Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Сильви Берманн килде. Бүген Казан ратушасында үткән очрашу кысаларында, Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения Лодвигова Берманн ханым белән футбол буенча булачак дөнья чемпионаты, шулай ук якларның мәдәният һәм туризм өлкәләрендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Очрашуны ачып, Е.Лодвигова кунакны ТР башкаласында яшәүчеләр исеменнән сәламләде: “Казан – Францияне, аерым алганда Парижны яратучы шәһәр. Беләсез, дип уйлым: без бик күп уртак чаралар уздырабыз. Казан белән Париж арасында хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды. Без актив рәвештә төрле проектларны гамәлгә ашырабыз”, - диде ул Париж һәм Казан мэрлары Анн Идальго һәм Илсур Метшин кул куйган килешүгә ишарәләп.
Берманн ханым, үз чиратында, Евгения Лодвиговага җылы кабул итү өчен рәхмәтен белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, килешү ике яклы хезмәттәшлек үсешендә зур роль уйный. “Килешүнең төрле проектлар рәвешендә гамәлгә ашырылуы бик мөһим. Шулай дәвам итәр, дип ышанам. Идальго ханым өчен әлеге мөнәсәбәтләр бик әһәмиятле булуын беләм”, - диде ул.
Сильви Берманн искәртеп үткәнчә, Казан да французлар өчен үзенчәлекле шәһәр. Аның бай мәдәнияты Париж белән тыгыз бәйләнгән. Әлбәттә, якынлашып килүче дөнья чемпионаты да шәһәргә өстәмә кызыксыну уята, чөнки 16 июньдә Франция җыелма командасы Татарстан башкаласында уйнаячак. “Безнең яктан мөнәсәбәтләрне үстерергә теләк бар. Футбол буенча дөнья чемпионаты моңа өстәмә этәргеч булып торачак. 20 мең француз җанатары чемпионат вакытында Казанга килергә планлаштыра”, - дип билгеләп үтте ул.
“Мәдәният өлкәсенә караган чараларга килгәндә, без аларга булышлык итәрбез. Кунакларга без һәрвакыт шатбыз. Элемтәдә торырбыз. Сорауларга тиз арада җавап бирергә әзербез”, - диде Евгения Лодвигова. Ул С.Берманны чемпионат вакытында Казанга янә килергә чакырды.
Азакта яклар истәлекле бүләкләр алмаштылар һәм истәлеккә фотога төштеләр.
Очрашуда Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Башкарма комитет җитәкчесенең транспорт, икътисади үсеш һәм сәүдә мәсьәләләре буенча урынбасары Илдар Шакиров, Туризм үсеше комитеты директоры Дарья Санникова катнашты.
Сильви Берманны киңәшче-кече илче Филипп Брюнель (Франциянең Россиядәге илчелегенең Төбәк икътисади хезмәте), Франциянең генераль консулы Марк Седий, “Альянс-Франсез” вәкиле Марианна Дробо, хезмәттәшлек һәм мәдәният мәсьәләре буенча киңәшче урынбасары Элизабет Браун һ.б. озата йөрде.