Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.08.2019, 11:03

WorldSkills Kazan 2019 илчеләре: «Чемпионат яшьләргә тормышта үзләрен тизрәк табу өчен, яхшы импульс бирәчәк»

Казанда һөнәри осталык буенча 45-нче дөнья чемпионаты ярышлары тәмамланды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август, Алена Мирошниченко). Казанда һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45-нче дөнья чемпионаты ярышлары тәмамланды. 56 компетенция буенча чыгыш ясаган яшь профессионаллар эшен соңгы ярыш көнендә чемпионат илчеләре – шахтер Владимир Мельник, кондитер-рәссам Нина Тарасова һәм узышчы Владимир Чагин күзәтте. Оештыручылар алар өчен «Казан Экспо» күргәзмә үзәге буенча экскурсияләр оештырды.

«Югары нәтиҗәләргә ирешәсең килсә, һәр секундны файдаланырга кирәк»

Россия шахтеры, РФ Хезмәт Герое, РФ Дәүләт Думасы депутаты Владимир Мельник экскурсиядән соң журналистларга үзе өчен бик күп яңа нәрсәләр ачуы турында сөйләде. Югыйсә ул эшче һөнәрләре белән яхшы таныш - Владимир Мельник шахтада 30 елга якын эшли. «Мин беренче тапкыр мондый вакыйгада катнашам, шуңа күрә минем өчен барысы да мөһим иде, һәм барысы да таң калдырды, - дип билгеләп үтте ул. - Әйтик, яшь чагымда мин үзем дә кирпеч салу, металлны эретеп ябыштыру белән шөгыльләндем. Әмма биредәге яшь егетләрнең ничек эшләүләре - башка дәрәҗә».

Владимир Мельник фикеренчә, бүген Россиягә иң югары дөнья стандартларына туры килә торган продукция җитештерәчәк белгечләр әзерләргә кирәк. Бу илгә хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтлелекне тәэмин итәчәк, дип саный ул. «Моңа WorldSkills чемпионаты ярдәм итәр, дип уйлыйм. Катнашучыларның һөнәри осталыклары елдан-ел яхшыра. Хәзер эшләгән егетләрне күрдем - бу гаҗәпләндерә. Шундый мавыкканнар, бер генә минутка да эштән аерылмыйлар, үз эшләре белән мәшгульләр – карарга рәхәт, – дип кичерешләре белән уртаклашты Владимир Мельник. - Биредә дә безнең күмер сәнәгатендәге кебек – әгәр югары нәтиҗәләргә ирешәсең килсә, һәр минутны, һәр секундны файдаланырга кирәк».

Владимир Мельник дөнья чемпионатының сыйфатлы оештырылуын билгеләп үтте. «Мондый масштаблы чараларны әзерләү зур көч һәм акча таләп итә. Биредә барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган, Казан моның белән һәрвакыт дан тота», – диде ул.

«Профессиональлек син үз эшең белән янып яшәгән очракта барлыкка килә»

Төзелеш, инженерлык һәм пешекчелек компетенцияләре ярышларында Франция, Исенжо шәһәрендә Югары кондитер сәнгате мәктәбен тәмамлаган кондитер-рәссам, күп санлы профессиональ конкурслар жюрие, кондитер осталыгы өлкәсендә консультант, Россия һәм чит ил журналларында кондитер колонкалары һәм рецептлар куелган популяр сайт авторы Нина Тарасова булды. «Мин шундый соклану кичерәм! Катнашучылар һәм оештыручылар тарафыннан зур күләмле эш башкарылганлыгын аңлавымнан, минем тамакта төер утыра», – дип билгеләп үтте ул.

Кондитерны иң сокландырганы – хезмәттәшләре эшләгән күп санлы шикәр сыннары. «Чемпионатта, чыннан да, көчле егет-кызлар катнаша. Аларның эшләре искиткеч эшләнгән – зәркән якын килүе белән, чиста һәм сыйфатлы башкарылган. Шул ук вакытта һәркемнең үз идеясе, үз уйланмасы бар. Ингредиентлар җыелмасы бер үк кебек, әмма тәкъдим итү шулкадәр төрле – мин бу егет-кызларга сокланам. Казыйларга моны бәяләве ничек авыр икәнен күз алдыма китерәм», – дип уртаклашты Нина Тарасова.

Аның фикеренчә, профессионал булу өчен бик күп эшләргә кирәк – бер атна түгел, бер ай да, хәтта бер ел да түгел. «Профессиональлек үз эшең белән янып яшәгәндә генә барлыкка килә: аның турында уйланып уянасың да, йокларга да ятасың, төштә яңа идеяләр күрәсең, уянгач аларны тизрәк тормышка ашырырга телисең. Шул ук вакытта даими белем алу һәм өзлексез үсеш мөһим», – дип саный кондитер-рәссам.

Быелгы чемпионатта катнашучылар нәкъ менә шундый булып тоела – креатив һәм заманча. «Алар теләсә кайсы өлкәгә бик зур өлеш кертә ала. Иң мөһиме - аларга ышану», - диде Нина Тарасова. Мондый ярышлар аркасында җәмгыятьтә хезмәт һәм эшче белгечлекләр ныграк бәяләнәчәк, дип өстәде ул.

«Куллар һәм баш белән тиз эшли белү күнекмәсе кешене үз һөнәрендә иң яхшысы итә»

«Дакар» ралли-марафонының йөк машиналары классында җиде тапкыр җиңүчесе, пилот һәм «КАМАЗ-мастер» узыш командасы җитәкчесе, «Ефәк юл» халыкара ралли җитәкчесе Владимир Чагин ярышларны кызыксынып күзәтте. «Мондый чемпионатның Казанда беренче тапкыр үткәрелүенә мин бик шат һәм горурланам. Ул кешеләргә файдалы һәм кирәк, ул яшьләргә тормышта үзләрен тизрәк табу өчен импульс, заряд бирәчәк», - диде Татарстанның легендар автоузышчысы.

Экскурсия вакытында ул машина төзелеше, автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү белән бәйле компетенцияләргә, шулай ук кондитер эшенә һәм флористикага аерым игътибар бирде. Соңгылары - спортчының хоббие икән. «Балалар чын сәнгать әсәрләре китереп чыгара! Алар, чыннан да, үзләрен тормышта тапкан», - дип саный Владимир Чагин.

«КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчесе WorldSkills стандартлары буенча ярышлар катнашучыларга һөнәрләрендә уңышларга ирешергә ярдәм итәчәк, дип ассызыклады. «Биредә алар тиз уйларга, карарлар кабул итәргә, куллар һәм баш белән эшләргә өйрәнәләр –бу кеше эшен уңышлы, үз һөнәрендә иң яхшысы итә, - дип билгеләп үтте Владимир Чагин. - Андый кешеләр кирәк, аларга коллегалар тигезләнәчәк, аларны предприятие җитәкчеләре эзләячәк».

Исегезгә төшерәбез, һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 45-нче дөнья чемпионаты Татарстан башкаласында 22-27-нче августта узды. Бүген рәсми ябылу тантанасы булачак, анда җиңүчеләр игълан ителәчәк. Моннан тыш, үз җыелма командаларында иң күп балл җыйган (Best of nation) иң нәтиҗәле катнашучылар билгеле булачак. Тантанада артистлар Леван Горозия, Димаш Кудайберген, Zventa Sventana, Brio Sonores, шулай ук Светлана Лобода һәм Филипп Киркоров катнашачак.

Барлык яңалыклар