В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әйберләр һәм уенчыкларны алмашу һәм сату өчен 15-нче сентябрьдә алып килергә мөмкин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче сентябрь). 15-нче сентябрьдә Казанның «Калейдоскоп» паркында быелгы сезонның соңгы балалар барахолкасы узачак. Аңа барлык теләүчеләр дә кушыла ала.
Барахолкага өстәл уеннары, кием-салым, иҗат өчен җыелмалар һәм башка әйберләр алып килергә мөмкин. Барлык товарлар да чиста һәм яхшы хәлдә булырга тиеш.
Барахолкага керү һәм анда катнашу бушлай. Нәрсә дә булса сатарга яки алыштырырга планлаштыручыларга сылтама буенча теркәлергә кирәк.
Чара 11.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.
Исегезгә төшерәбез, Казанның җәмәгать киңлекләрендә җәйге сезон тәмамлана. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен төрле чаралар әзерләнгән.