Татарстанда Яңа ел каникуллары атна ярым дәвам итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь). Татарстанда Яңа ел каникуллары 31-нче декабрьдә башлана һәм 9-нчы гыйнварда тәмамланачак. 2021 елның соңгы көне эшләми торган булып тора.
Каникуллар 1-нче, 2-нче, 3-нче, 4-нче, 5-нче, 6-нчы һәм 8-нче гыйнвар көннәренә туры килә, ә 7-нче гыйнварда православие динендәге кешеләр Раштуаны бәйрәм итә. Шул ук вакытта, 3-нче гыйнвар якшәмбесенә туры килгән ял көне 31-нче декабрь җомга көнгә күчерелде.
2022 елда эшләми торган бәйрәм көннәре 1-нче һәм 2-нче гыйнварга ял көннәре белән туры килә. Алар түбәндәгечә күчерелде: 1-нче гыйнвар шимбәсе 3-нче майның сишәмбесенә, 2-нче гыйнвар якшәмбесе 10-нчы майның сишәмбесенә.
Шул рәвешле, 2021 елның декабреннән 2022 елның гыйнварына кадәр биш көнлек эш атнасында 31-нче декабрь, 1-9-нчы гыйнвар, РФ Хезмәт кодексының 112-нче маддәсе нигезендә ял көннәре булып тора, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.