Киләсе ялларның бай күңел ачу программасы спорт, мәдәни, сәламәтләндерү һәм табигатьне саклау чараларыннан гыйбарәт.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче май). Казанда соңгы язгы ялларга бай күңел ачу программасы планлаштырыла. Аңа спорт, мәдәни, сәламәтләндерү һәм табигатьне саклау чаралары керәчәк. Алар арасында Горький исемендәге паркта «Без сәламәт – кушылыгыз!» акциясе, «Урамнар позитивы» яшьләр урам мәдәнияте фестивале, Казан тормышны яратучылар көне, Кремль яр буенда бию мастер-класслары, «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе, шулай ук Кабан күле яр буенда кино күрсәтүләр уздырыла. KZN.RU порталның атналык афишасында барлык төр күңел ачу чаралары да чагылдырылган.
Горький исемендәге паркта иртәнге йөгерү
25-нче май көнне 8.45 сәгатьтә
5 километрлы йөгерештә яшенә, җенесенә яки спорт әзерлегенә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала. Катнашучылар исемлегенә эләгү өчен рәсми сайтта теркәлү узу һәм махсус штрих-код алу да җитә. Теләге булган кешеләр үзләре белән дүрт аяклы дусларын – этләрне ала алалар, аларга, хуҗалары кебек үк, бөтен маршрутны үтәргә туры киләчәк.
Горький исемендәге паркта «Без сәламәт – кушылыгыз!» акциясе
25-нче май көнне 10.00 сәгатьтә
Акция парктагы яшел кырда узачак массакүләм зарядкадан башланачак. Анда Казан дәүләт медицина университеты студентлары, укытучылары, хезмәткәрләре һәм барлык теләүчеләр катнашачак. Татарстан Республикасының «Яшел фитнес» социаль-спорт хәрәкәте активистлары спорт дәресен үткәрәчәк.
Шулай ук бөтен чара дәвамында Горький исемендәге паркның спорт мәйданчыкларында казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен Казан дәүләт медицина университеты физик тәрбия кафедрасы тарафыннан оештырылган спорт ярышлары узачак.
«Сәламәтлек зонасында» шәһәр халкы үзләренең артериаль кан басымын, пульсын, мускул көчен, тән массасын, буен, кандагы шикәр микъдарын үлчи, авыз куышлыгы гигиенасы турында профилактик лекция тыңлый алачак. Акциянең һәр катнашучысы таратыла торган материал белән тәэмин ителәчәк, анда профилактик тикшеренүләр барышында алынган барлык мәгълүматларны теркәргә мөмкин булачак. «Сәламәтлек зонасы»н «Татарстан Республикасы табиблары – волонтерлар» хәрәкәте белән хезмәттәшлектә «Мәгълүмати гигиена» фәнни-белем бирү проекты оештыра.
Моннан тыш, «Без сәламәт – кушылыгыз!» акциясе кысаларында ТР сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге белгечләре ВИЧ/СПИДка экспресс-тест үткәрәчәкләр.
«Урамнар позитивы» яшьләр урам мәдәнияте фестивале
25-нче май көнне 11.00 сәгатьтән
Казанда «Урам позитивы» бөтенроссия яшьләр урам мәдәнияте фестивале дәвам итә. Ул урам сәнгатенең төрле юнәлешләре буенча бөтен илдән профессионалларны үзендә җыячак һәм ачык һавада матур концерт белән тәмамланачак.
Бөтенроссия урам мәдәнияте фестиваленең төп чаралары 25-нче майда Горки-Әмәт урманында узачак. Чара бөтен Россиядән иҗат яшьләре вәкилләрен берләштерәчәк. Анда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Менделеевск, Алабуга, Йошкар-Ола, Ижевск, Саратов, Ульяновск, Киров, Тольятти, Самара, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдән яшь егетләр һәм кызлар катнашачак.
Ярышлар берничә юнәлеш буенча узачак. Бию мәйданчыгында балалар брейк-данс, хип-хоп, house dance, шулай ук Best street Show юнәлешләрендә ярышачаклар. Экстрим мәйданчыгында «Маунтин байк», «Роллер спорт» һәм «Беговеллар» юнәлешләре буенча ярышлар узачак.
«Арт» мәйданчыгында «Граффити», «Рэп» һәм «Урам поэзиясе», спорт мәйданчыкларында «Red Bull Reign» һәм «Өстәл хоккее» юнәлешләре буенча ярышлар узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Чара кысаларында инклюзив маркет оештырылачак. Фестиваль ачык һавада концерт белән тәмамланачак, фестиваль турындагы мәгълүматны социаль челтәрләрдә күзәтеп барырга мөмкин.
Казан тормышны яратучылары көне
25-нче май көнне 11.00 сәгатьтә
Икенче тапкыр Казанда Казан тормышны яратучылары көне үтәчәк. Ул «Крылья Советов» паркында узачак. Бу көнне биредә 9 тематик мәйданчык эшләячәк. Моннан тыш, бәйрәм кысаларында проектның иң актив катнашучыларын һәм иң популяр укытучыларны бүләкләү тантанасы да узачак.
Тематик мәйданчыкларда биергә, җырларга, шигырьләр сөйләргә, лекторий һәм бакчачылар күргәзмә-ярминкәсендә бай уңыш серләре белән танышырга, шәһәр китапханәләре белән бергә укырга, фотозонда селфи ясарга, декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-классларда вакытны файдалы үткәрергә мөмкин булачак.
Тормышны яратучылар көнендә теләгән һәркем Россия дәрәҗәсендәге тренерлар җитәкчелегендә зумба-голд бию фитнес-юнәлеше белән таныша алачак. «Сәламәт яшәү рәвеше» мәйданчыгында гомуми физик әзерлек һәм йога буенча дәресләр узачак. Бәйрәмнең һәр кунагы пульс һәм кан басымын үлчи алачак, шулай ук медицина консультантына кызыксындырган сорауларын бирә алачак.
Пенсионерлар арасында өстәл уеннары - шашка һәм шахмат буенча турнирлар узачак. Парк кунаклары өчен квест-уен да әзерләнгән.
Паркның төп сәхнәсендә «Алтын бикә» шәһәр матурлык һәм зирәклек конкурсының финалы һәм «Тормышны яратучылар» проекты кысаларында оештырылган иҗади җыр, бию һәм театр коллективлары концерты узачак.
Паркта балалар өчен махсус күңел ачу программасы һәм фудкорт зонасы оештырылачак.
«Кызыл канәфер», биюләр һәм ачу CrossFit Pioneer ачылышы
25-нче май көнне 11.00 сәгатьтән
Кремль яр буенда шәһәр халкын бай шимбә көне программасы көтә. Шулай итеп, 11.00 сәгатьтән 18.30 сәгатькә кадәр Work out мәйданчыгында казанлылар һәм башкала кунаклары белән кроссфит-тренерлар эшләячәк. 15.00 сәгатьтә сәнгать аллеясында Җиңү волонтерлары белән «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе старт ала, 18.00 сәгатьтә балалар аллеясында гольф буенча ачык дәрес узачак. Шулай ук 18.00 сәгатьтә пирста бию класслары башлана. 20.00 сәгатькә кадәр шәһәрлеләр West Coast Swing юнәлешен, ә 20.00 сәгатьтән сальса һәм бачат юнәлешен үзләштерәчәк.
«Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясе
25-нче май көнне 11.00 сәгатьтә
Казанлыларны «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенә кушылырга чакыралар. Ул ике мәйданчыкта узачак: Республика клиник хастаханәсе каршында һәм Казан оптика-механика заводы янында.
Ел саен акциядә министрлыклар, ведомстволар, учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр хезмәткәрләре, урман кишәрлекләрен арендалаучылар, бакчачылык ширкәтләре, кооперативлар, экологик берләшмәләр вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары һәм волонтерлар катнаша.
Республика клиник хастаханәсе (Оренбург тракты, 138) каршында һәм Казан оптика-механика заводы янында (Липатов ур., 37) җыештыру 25-нче майда 11.00 сәгатьтә узачак. Перчаткалар һәм капчыклар урында биреләчәк.
Котлау хатлары һәм беләзекләр булдыру буенча балалар өчен бушлай мастер-класс
25-нче май көнне 15.00 сәгатьтә
Казанның Горки-Әмәт урманы Cube контейнер үзәгендә «Динго эте белән иҗат ит» балалар өчен бушлай мастер-класс узачак. 4-12 яшьтәге балаларны крафт кәгазеннән матур котлау хатлары, помпоннар һәм наклейкалар, шулай ук атлас тасмалардан беләзекләр ясарга өйрәтәчәкләр. Балаларга экотуризм һәм «Кыргый эт Динго» ретро-кемпинг үзәге хезмәткәрләре ярдәм итәчәк.
Мастер-класска керү ирекле.
«Ак чәчәкләр» бульварында «Сүзләр һәм көй»
25-нче май көнне 18.00 сәгатьтә
Казанда «Сүзләр һәм көй» проекты дәвам итә. Өченче тур 25-нче майда «Ак чәчәкләр» бульварында узачак. Мелодекламациянең өченче турында сигез катнашучы татар һәм рус телләрендә үзләре иҗат иткән шигырьләрен көй астында укыячак. Баттл ике этапта узачак: башта катнашучыларны парларга бүләчәкләр, аларның һәркайсында фаворит билгеләнәчәк, ә аннары өченче турның җиңүчесен билгеләячәкләр.
Кабан күле яр буенда «Кино вакыты»
25-нче май 21.00 сәгатьтә
Казанлыларга ачык һавада чит дөнья турында кыска метражлы өч картина карарга тәкъдим итәләр.
«Кино вакыты» программасы кысаларында режиссер Сергей Васильевның «Һәм шунда ул күзләрен ача» тасмасын күрсәтәчәкләр. Кинокартинада вак аферист теге дөнья судына хөкем ителүче сыйфатында эләгә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тасма дәрәҗәле халыкара кинофестивальләрдә катнашкан һәм лауреат булган. Яшь чикләве – 16+ .
Аннан соң тамашачылар Николай Васильевич Гогольнең «теге дөньяда»гы лаеклы ялы турында Екатерина Воловичның «Небытие»сын караячак. Яшь чикләве – 16+ .
Кичә Максим Кунинның «Бюрократ үлеме» фильмы белән тәмамлана, анда бер түрә үлә һәм аңа җәһәннәмгә эләкмәс өчен барлык белешмә һәм документларны җыярга кирәк була. Яшь чикләве – 12+ .
Кино куелышларына керү ирекле. Оештыручылар һава торышы начар булган очракта чара кичектерелергә мөмкин, дип кисәтә, шуңа күрә шәһәрлеләргә Instagramга кереп, мәгълүматны бер сәгать алдан тикшерергә киңәш итәләр.
Акробатик рок-н-ролл буенча республика ярышлары
26-нчы май көнне 12.00 сәгатьтә
«Мирас» спорт комплексында акробатик рок-н-ролл буенча «2018/2019 сезонын ябу» республика ярышлары узачак. Аларда 100-гә якын спортчы катнашачак. Казанны акробатик рок-н-ролның түбәндәге клублары тәкъдим итәчәк: «Formation Казан», «Стимул» һәм «Фокс». Ярышларда шулай ук Әлмәттән «Татнефть-Әлмәтем» клубы һәм Йошкар-Оладан «Set» клубы спортчылары чыгыш ясаячак.
«Кызыл канәфер» һәм яр буенда биюләр
26-нчы май көнне 15.00 сәгатьтә
Якшәмбе көнне Кремль яр буе казанлыларны 15.00 сәгатьтә Сәнгать аллеясында узачак Җиңү волонтерлары белән «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыра. Соңрак, 18.00 сәгатьтә, пирста хастл бию юнәлеше буенча, ә 20.00 сәгатьтә танго буенча мастер-класс башланачак. 19.00 сәгатьтә Сәнгать аллеясындагы чатырда казанлылар линди хоп стилен үзләштерәчәк.